Ул безгә ел буена җитәрлек күп тәэсирләр һәм хис-кичерешләр бүләк итә. Безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы коллективы, Яңа ел алдыннан әлеге хисләр балаларның һәм әти-әниләрнең күңелләрдә тагын да тирәнрәк саклансын өчен, бинаны тышкы яктан да, эчтән дә бизәде.
Яңа ел бәйрәмнәрен кардан ясалган сыннарсыз күз алдына китереп булмый. Теләче урта мәктәбе укучылары бик теләп Яңа ел бәйрәмнәренә кардан сыннар ясадылар. Укучылар ясаган искиткеч сыннар мәктәп тирәсендә балаларны көтәләр. Алар барлык балалар һәм өлкәннәр куңелендә Яңа ел бәйрәмнәре шатлыгын тудыралар. Район комиссиясе матур сыннарны карап, укучылар эшчәнлеген югары бәяләде.
Яңа ел тамашалары узган залда матур, уңайлы һәм күп кеше иде. Чыршы бәйрәмнәре күңелле музыка белән башланып китте. Геройлар балалар белән бергә төрле маҗаралар, могҗизалар һәм сынаулар үттеләр. Бәйрәмгә чын Кыш Бабай һәм Кар кызы килде. Укучылар бәйрәмгә килүчеләрне матур күренешләр, җырлар белән сөендерделәр. Һәр сыйныф үзенең концерт номерларын күрсәтте. Укучылар сыйныфташларының чыгышларын кызыксынып карадылар, конкурсларда катнаштылар. Кыш бабай белән Кар кызы һәр катнашучыга яңа ел бүләкләре һәм мәктәп сувенирлары тапшырдылар. Бәйрәм чыршы янында гомуми әйлән-бәйлән һәм җырлар белән тәмамланды.
Декабрьнең беренче көннәреннән үк күңелләрдә башлаган сихри, әкияти күренешләр, еш кабатланган Яңа ел җырлары, Кыш бабайлары бергә кушылып, бәйрәм төсмерен арттырамы, күңелгә яктылык-өмет бирәме, әмма шунысы хак: һәр ел саен бу бәйрәм элеккечә үк өлкәннәр дә, балалар да көтә торган бәйрәмнәрнең берсе булып кала бирә.
Бик күңелле һәм кызык булды. Концерт өлешендә яңа ел җырлары җырладылар, биеделәр, музыка коралларында уйнадылар. Әлбәттә, Кыш бабай белән Кар кызы да булды, бу балаларны да, ата –аналарны да бик шатландырды.
Лоторея концерт номерлары, уеннар белэн урелеп барылды.
Бәйрәм кичәсе "Абыстайлар" дип исемлэнгэн театральләштерелгән тамаша белән башланып китте, анда популяр Яңа ел җырлары, биюләр, күңелле уеннар һәм конкурслар да яңгырады. Бу бәйрәм кичәсенең барлык буыннарны берләштерүе һәм һәркемне яңа елдан ниндидер үз хыялын, үз өметен, могҗизасын алуы да мөһим.
Бәйрәм кичәсе төрле күңелле уен-конкурслар, җыр- биюләр белән үрелеп барды.
Кичәне Югары Кибәхуҗа авылы җирлеге башлыгы Махмутов Фәрит Равиль улы башлап җибәрде,авыл халкын якынлашып килүче бәйрәм белән котлап үтте. Бәйрәм җыр, бию, уеннар белән үрелеп барды.Кичә барышында лотерея да уйнатылды.Кичәне дискотека тәмамлады.