ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2020 ел
якшәмбе

Кино-мәдәниятнең аерылгысыз өлеше. Кино күзаллауларын киңәйтә, кешенең белемен арттыра, шәхес буларак үсәргә ярдәм итә.  Шуңа күрә без аны укучыларыбызга якынайтырга тырыштык. Бу көнне «Книжные краски кино и мультфильмов» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда «Война и мир», «Идиот», «Тихий Дон», «Цыган», «А зори здесь тихие» һ.б. нәфис фильмнар төшерелгән китаплар тәкъдим ителде. Безнең укучыларга «Какому фильму принадлежит данная строка» дигән викторина тәкъдим ителде.

2019 елның 28 декабрендә Балтачта 2005-2007 елда туган яшүсмерләр арасында кул көрәше буенча ачык турнир булып узды. Тренер Кыямов Айрат һәм Галимҗанов Рәмис җитәкчелегендә «Теләче» спорт мәктәбе спортсменнары да катнашты һәм уңышлы гына чыгыш ясады.

26 нчы декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә Яңа ел бәйрәме үтте.  Укучыларыбыз бәйрәмдә “ Хуш киләсең Яңа ел!” программасы белән чыгыш ясадылар. Бәйрәм 2 нче чирек нәтиҗәләренә йомгак ясау, уку алдынгыларын бүләкләү белән башланып китте. Иҗади конкурсларга да нәтиҗә ясалды. Яңа ел тамашасы җыр, бию, кызыклы уеннар, сюрпризларга бик бай булды. Бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы укучылар белән бергә күңел ачтылар, чыршы әйләнәсендә җырлар җырладылар. Яңа еллар балаларга саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, ныклы белемнәр алып килсен. Илләребез тыныч, көннәребез имин булсын!

Ата-аналар безнең киңәшчеләребез, ярдәмчеләребез һәм үз куллары белән матурлык тудыручыларыбыз. Ел саен Яңа ел эшләнмәләре күргәзмәсендә катнашу моңа турыдан-туры дәлил булып тора. Әти-әниләребезнең фантазиясе, инициативасы һәм иҗаты чиксез. Бөтен коллектив исеменнән күргәзмәне оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез . Бәйрәм кәефе, Яңа ел уңышлары, гаилә бәхете һәм иминлек телибез!

2020 елның 15 гыйнварында сәгать 11.00 дән 13.00 сәгаткэ кадәр Татарстан Республикасы Президентының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы Роза Рифкать кызы Килькеева гражданнарны кабул итәчәк.


31
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Сезне ихлас күңелдән Яңа ел белән тәбрик итәбез! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, барлык якты хыялларыгызның тормышка ашуын телибез. Якынлашып килүче Яңа 2020 ел Сезнең өчен, игелекле эшләр һәм матур башлангычлар елы булсын, тормышыгызга яңа шатлыклар, куанычлар китерсен. Яңа ел сулышы Сезгә яшәү дәрте өстәсен,киләчәккә ышаныч, сөенечләр бүләк итсен!


30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

29 нчы декабрь көнне район Башкарма комитеты Җитәкчесе Н.Н. Хаҗипов Теләче муниципаль районы авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Очрашу җылы атмосферада чәй табыны артында узды. 2019 нчы эшләгән эшләргә йомгак ясалды, киләсе 2020 нче елга планнар билгеләнде. Район Җитәкчесе авыл җирлеге башлыкларын якынлашып килүче яңа ел белән тәбрик итте, җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләде.

29 декабрь  көнне  район мәдәният  йортында   яңа ел бәйрәме уңаеннан “Театр –яктылыка, нурга илтә” дип исемләнгән   театральләштерелгән бәйрәм чарасы узды.  


28
декабрь, 2019 ел
шимбә

27 декабрь көнне Шармыш мәктәбе укучылары көче белән «Яңа ел әкияте» дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар чыршы янында рәхәтләнеп күңел ачтылар: яңа ел җырлары җырладылар, шигырьләр сөйләделәр һәм уеннар уйнадылар. Китапханәдә нәни укучыларны «Снежное слово зимы» дип исемләнгән күргәзмә көтә иде. Күргәзмәдә кыш һәм кышкы бәйрәмнәр турында матур китаплар урын алды. Китаплардан балалар бик күп кызыклы һәм гадәти булмаган нәрсәләрне белә ала. Әлеге күргәзмә "Почемучки» клубы балаларын җәлеп итте. Алар күргәзмә белән бик теләп таныштылар һәм күңеленә хуш килгән китапларны сайладылар.

Бәйрәм кичәләре директор  А.Ф. Хафизов  котлавы белән башланып китте. Уку елының беренче яртыеллыгында  узган  Бөтенроссия һәм  Республика  фән олимпиадаларының район этабы буенча җиңүчеләр  район мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнделәр. Яңа ел бәйрәмнәре бик күңелле үтте!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International