Сезне ихлас күңелдән Яңа ел белән тәбрик итәбез! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, барлык якты хыялларыгызның тормышка ашуын телибез. Якынлашып килүче Яңа 2020 ел Сезнең өчен, игелекле эшләр һәм матур башлангычлар елы булсын, тормышыгызга яңа шатлыклар, куанычлар китерсен. Яңа ел сулышы Сезгә яшәү дәрте өстәсен,киләчәккә ышаныч, сөенечләр бүләк итсен!
29 нчы декабрь көнне район Башкарма комитеты Җитәкчесе Н.Н. Хаҗипов Теләче муниципаль районы авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Очрашу җылы атмосферада чәй табыны артында узды. 2019 нчы эшләгән эшләргә йомгак ясалды, киләсе 2020 нче елга планнар билгеләнде. Район Җитәкчесе авыл җирлеге башлыкларын якынлашып килүче яңа ел белән тәбрик итте, җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләде.
29 декабрь көнне район мәдәният йортында яңа ел бәйрәме уңаеннан “Театр –яктылыка, нурга илтә” дип исемләнгән театральләштерелгән бәйрәм чарасы узды.
27 декабрь көнне Шармыш мәктәбе укучылары көче белән «Яңа ел әкияте» дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар чыршы янында рәхәтләнеп күңел ачтылар: яңа ел җырлары җырладылар, шигырьләр сөйләделәр һәм уеннар уйнадылар. Китапханәдә нәни укучыларны «Снежное слово зимы» дип исемләнгән күргәзмә көтә иде. Күргәзмәдә кыш һәм кышкы бәйрәмнәр турында матур китаплар урын алды. Китаплардан балалар бик күп кызыклы һәм гадәти булмаган нәрсәләрне белә ала. Әлеге күргәзмә "Почемучки» клубы балаларын җәлеп итте. Алар күргәзмә белән бик теләп таныштылар һәм күңеленә хуш килгән китапларны сайладылар.
Бәйрәм кичәләре директор А.Ф. Хафизов котлавы белән башланып китте. Уку елының беренче яртыеллыгында узган Бөтенроссия һәм Республика фән олимпиадаларының район этабы буенча җиңүчеләр район мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнделәр. Яңа ел бәйрәмнәре бик күңелле үтте!
25 нче декабрь көнне Теләче урта мәктәбендә 5-6 һәм 9-11 сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме узды. Яңа ел бәйрәмнәре үткәрелде. Бәйрәм кичәсе директор Нәҗипов Р.Р. ның котлавы белән башланып китте.Уку елының беренче яртыеллыгын яхшы билгеләренә тәмамлаучылар бүләкләнделәр. Яңа ел бәйрәме күңелле үтте!
27 нче декабрь көнне Теләче урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәмнәре үткәрелде. Бәйрәм кичәләре директор А.Ф. Хафизов котлавы белән башланып китте. Уку елының беренче яртыеллыгында республика олимпиадаларының район этабы буенча җиңүчеләр район мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнделәр. Яңа ел бәйрәмнәре бик күңелле үтте!
26 декабрь көнне Ямбулат авыл клубында мәктәп һәм китапханә белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Чыршы" бәйрәме үткәрелде. Бөтен балалар да бик теләп катнаштылар: алар җырладылар, биеделәр, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай, үз чиратында, аларга бүләкләр өләште. Бәйрәмнән бөтен балалар да бик канәгать булып бүләкләр һәм яхшы кәеф белән таралыштылар.
Ямбулат авылы китапханәсендә ХХ йөз татар әдәбияты классигы, Татарстанның халык язучысы, драматург, шагыйрь, тел — әдәбият галиме, күренекле фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулу уңаеннан “Әдәбиятыбыз аксакалы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Китапханәче Гөлия Шакурова язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
Бүген Шәдке балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме булды. Балалар Кыш бабайга “Йомры икмәк” һәм “Шүрәле” әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр Матур җырлар, шигырьләр, биюләр башкарган өчен Кыш бабай балаларга бүләкләр таратты. 2020 ел барлык кешеләргәдә сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлык кына китерсен!