Чираттагы китапханә гәҗитенең 2019 нчы елда 4 нче саны дөнья күрде. Без анда китапханәдә булган барлык яңалыкларны яктыртабыз.
27 декабрь көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә мәшһүр әдип һәм галим Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулу уңаеннан “Әдәбиятыбыз аксакалы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Әлеге күргәзмәдә язучыныӊ биографиясе яктыртылды һәм күп кенә китаплары куелды. Китапханәгә килгән укучылар бик теләп Нәкый Исәнбәтнең әсәрләреннән өзекләр укыдылар.
Яңа ел тамашалары узган залда матур, уңайлы һәм күп кеше иде. Чыршы бәйрәмнәре күңелле музыка белән башланып китте. Геройлар балалар белән бергә төрле маҗаралар, могҗизалар һәм сынаулар үттеләр. Бәйрәмгә чын Кыш Бабай һәм Кар кызы килде. Укучылар бәйрәмгә килүчеләрне матур күренешләр, җырлар белән сөендерделәр. Һәр сыйныф үзенең концерт номерларын күрсәтте. Укучылар сыйныфташларының чыгышларын кызыксынып карадылар, конкурсларда катнаштылар. Кыш бабай белән Кар кызы һәр катнашучыга яңа ел бүләкләре һәм мәктәп сувенирлары тапшырдылар. Бәйрәм чыршы янында гомуми әйлән-бәйлән һәм җырлар белән тәмамланды.
27 декабрь көнне Түбән Саурыш авыл клубында балалар өчен “Исәнме, Яңа ел!” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте.
26 декабрь көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә якташыбыз Дания Гайнетдинова иҗатына багышланган “Якташ язучыбыз-безнең горурлыгыбыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәгә куелган китапларга күзәтү ясалды, Д.Гайнетдинованың хикәяләре кычкырып укылды. Китап укучылар язучының китапларын өйләренә алдылар.
Нәки Исәнбәт (Нәки Сираҗи улы Закиров) – татар язучысы, драматург, прозаик, филолог, укымышлы – фольклорчы, татар сүзлекләрен төзүче. Күргәзмәдә язучының китапханә фондындагы китаплары урын алды.
Яңа ел - тылсымлы да, серле дә бәйрәм, чөнки бу көннәрдә урамнарда, оешмалар каршында пәйда булган карлы-бозлы сыннарны, җемелдәтеп бизәлгән биналарны күргәч, кайда әкият бетеп, кайда чынбарлык башланганын абайламый да башлыйсың. Айдар авылы китапханәчесе һәм клуб хезмәткәрләре дә үз территорияләрендә кардан сыннар ясап авыл халкына, балаларга матурлык һәм яңа ел рухы бүләк иттеләр. Күңел җылысы биреп ясалган кар сыннары бәйрәм тәмамланганнан соң да яхшы кәеф саклап калырга ярдәм итәчәк.
26 декабрь көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә 6-11 нче сыйныф укучылары арасында «80 нче елларда кунакта» исемендә Яңа ел тамашасы үткәрелде. Бәйрәм кичәсе мәктәп директоры Сөнгатуллин М.М. котлавы белән башланып китте. Марат Мухаррамович укытучыларны, укучыларны, әти-әниләрне, кунакларны узган ел эш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм киләсе 2020 елда сәламәтлек, бәхет-шатлык, зур унышлар теләде. Уку елының беренче яртыеллыгында узган Бөтенроссия фән олимпиадаларының район этабында җиңүче, призер булган укучылар грамоталар белән бүләкләнделәр. Яңа ел тамашасы үзенең кызыклы сценарие, күз явын алырдай костюмнары белән һәркемнең исендә калды.Һәр сыйныф укучысының актив катнашуы да сөендерде. Бәйрәм бик күңелле үтте!
Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсенең “Нурлар” клубына йөрүче балалар “Яшелдән күлмәк кигән, китапханәгә килгән” дигән конкурста катнашып, үз куллары белән кул эшләнмәләре ясадылар. Үзләре ясаган уенчыкларны яңа ел чыршысын бизәргә яки якыннарына бүләк итү өчен өйләренә алдылар.