ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

18 гыйнвар көнендә Яр Чаллы шәhәрендә 2004-2005 нче елгы кызлар арасында Республика буенча Гомумроссия проекты кысаларында “Мини-футболны - мәктәпкә” ярышлары булып узды. Безнең район командасын өстәмә белем бирү педагогы Хәбиров Рөстәм Габделгазиз улы һәм физкультура укытучысы Хәкимов Рәфил Рифат улы җитәкчелегендәге Теләче урта мәктәбе укучылары яклады. Уен нәтиҗәләре буенча кызлар 2 урын яулады. 

Әлеге олимпиадада Олы Мәтәскә  урта мәктәбенең  9 сыйныф укучысы  Закирова Азалия (укытучысы Бикчәнтәева  Диләрә  Мәүлитҗан кызы) һәм  Олы Нырсы  урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы  Шәйхетдинова Динә (укытучысы Хәлилова Лариса Ринат кызы) катнашты. Шәйхетдинова Динә олимпиадада призер булып, Мәгариф һәм фән министрлыгының  Дипломына ия булды.

2020 елның 15-18 гыйнваренда Теләче муниципаль районы укучылары командасы инглиз теле буенча "Олимпка юл" республика олимпиадасында катнашты.  

22 нче гыйнвар көнне Субаш авыл китапханәсендә “Терроризмга каршы бергәләп” исемле күргәзмә куелып, әңгәмә алып барылды. Экстремистлар тынычлык сөюче кешеләрне үтерәләр. Шуңа күрә дә, игътибарлы да, физик яктан көчле дә булырга кирәк”. Әңгәмә барышында, «бездә экстремизмга урын юк, бер-беребез белән дус-тату яшибез,  дуслык-татулык – иң зур байлык» -дигән нәтиҗә ясалды.

Шул уңайдан, Шәтке авылы китапханәсендә “Татарстан яшьләренә 100 ел” дип исемләнгән тематик өстәл ясалды. Әле өстәлдәге материаллардан китапханәгә йөрүчеләр газетаның тарихы һәм бүгенгесе белән таныша алалар.

Ямбулат авылы китапханәсендә фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясенең һәм Татарстанның  атказанган фән эшлеклесе Яхъя Габдулла улы Абдуллинның тууына 100 ел тулуга багышланган «Фикери эзләнүләр юлында» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Яхья Абдуллин иҗаты турында китаплар урын алды.

Өлкән сыйныф әйдаманнары башлангыч сыйныф укучылары белән эшләгәндә,  лидерлыкны үстерү  мөмкин.

22 январь көнне  Алан  авылыннан  тыл ветераны  Даутов Фарит Даут  улына  90 яшь тулды. Бәйрәме  уңаеннан юбилярны  котларга  Алан  җирлегеннән  Алан авыл җирлеге башлыгы   Ә.Г.Хаҗиев,  ҖЧ “Алан” ширкәтеннән  агроном  Х.Г.Хафизов һәм авылдашы,  эшмәкәр  И.Р.Исмагиловлар  килделәр. Фәрит Даутовичка Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгының Рэхмэт хаты, Теләче район  башлыгының Мактау грамотасы һәм Алан авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хаты, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

2020нчы елның  23 нче  январендә  Айдар авылы мәдәният йортында Айдар  авыл җирлеге Советының 2019 елда эшләгән эшләре турында отчет  җыелышы булды. Җыелышта Татарстан Республикасы Дәүләт Думасы депутаты Садриев Камил Гайнетдинович, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты  җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпович, Теләче районы  оешма  җитәкчеләре катнашты.  

23  нче  гыйнварда   Теләче урта мәктәбе укучысы  Жаббарова Айгөл республика «Замечательный вожатый» конкурсының муниципаль этабында катнашты һәм җиңү яулады. Айгөлне отряд вожатыйлары конкурсына педагог - оештыручы З.Б. Кочергина әзерләде . Котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International