ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2019 ел
шимбә

26 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә халык язучысы, драматург, шагыйрь Нәкый  Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга карата “Әдәбиятыбыз аксакалы” исемле китап күргәзмәсе куелып күзәтү үткәрелде. Нәкый Исәнбәт әдәбият мәйданына бик иртә килә. Унбер-унике яшьләрендә инде ул мәдрәсәдәге иптәшләре арасында шигырьләре белән таныла, ә унбиш яшеннән матбугатта басыла башлый. 

Ямбулат авылы китапханәсендә "Саулык — иң зур байлык" дигән китап күргәзмәсе куелды һәм "Без — спорт сөючеләр" дигән темага инша язу бәйгесе үткәрелде.

26 нче  декабрь көнне Теләче урта мәктәбендә 9-11 нче   сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм кичәсе Теләче урта мәктәбе директоры    котлавы белән башланып китте. Директор А.Ф.Хафизов   укытучыларны һәм укучыларны узган ел эш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм киләсе уку елында зур унышлар теләде. Уку елының беренче яртыеллыгында узган Бөтенроссия фән олимпиадаларының район этабы буенча җиңүчеләр   грамоталар белән бүләкләнделәр. Яңа ел бәйрәме бик күңелле үтте.

Укучылар дәрескә нәтиҗә ясап, әйләнә – тирә мохитне саклау өчен бердәм эш итәргә, диңгез hәм океаннар чиста булып,    үзләренең байлыкларын безгә бирүләре дәвамлы булуын теләделәр.

Ямбулат авылы китапханәсендә Бөтендөнья  балалар хокукы көне уңаеннан  "Уйныйбыз да, җырлыйбыз да" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Укучылар сәламәт яшәү зарурлыгын аңлауга ирешү йөзеннән, төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Күңелле уеннар барысына да бик ошады.

Бүген, 26 нчы декабрь көнне, безнең Теләче 2нче балалар бакчасында  зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә Яңа ел бәйрәмнәре үтте. Бәйрәм барышында биюләр, җырлар, әкият геройлар белән уеннар булды, балалар шигырьләр сөйләделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Төрле төстәге, гирляндалар, матур итеп бизәлгән чыршы һәм тамаша барышында килгән әкият геройлары,  Кар бабай  тылсымлы дөньяга алып керделәр, алар белән шаярдылар, уеннар уйнадылар. Кыш Бабай һәм Кар кызы килү белән чыршы тирәсендә җырлар һәм биюләр, әйлән-бәйлән белән чын бәйрәм башланды.  Тамашадан соң барлык балалар да Кыш бабайдан күптән көтелгән бүләкләр алдылар.

Чара  оешма –предприятиедә эшләүчеләрнең парады белән башланып китте.  Теләче муниципаль район җитәкчесе Н.Н.Хаҗипов район халкына үзенең  җылы теләкләрен җиткерде.  Шулай ук, бу көнне район үзәгендә  авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде.

Бүген Теләч 3нче номерлы балалар бакчасында Яңа ел бәйрәмнәре узды. Балалар әкият дөньясына чумып, үзләренең өйрәнгән шөгелләрен Кыш бабайга һәм Кар кызына күрсәттеләр. Бәйрәмнәр бик кызыклы һәм матур үтте.

Әлеге күргәзмә Кыш, Раштуа һәм Яңа ел турындагы китаплар белән баетылды. Китап битләрен актарып, кышкы сынамышлар белән танышырга, «кышны кайда һәм ничек каршылыйлар?», «кышын нигә салкын?», «кыш нинди булырга тиеш?» кебек сорауларга җавап табарга була. Күргәзмәдә шулай ук балалар өчен кыш һәм Яңа ел турында әкиятләр дә урын алды.

Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре  җитә. Теләче урта мәктәбе укучылары бик теләп Яңа ел бәйрәмнәренә  азерләнә. Укучылар мәктәп тирәсендә  кардан искиткеч сыннар ясыйлар. Алар барлык балалар  һәм  өлкәннәр  кунелендә бәйрәм алды шатлыгын тудыралар. Молодцы!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International