ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2019 ел
шимбә

Бөтенебезгә дә мәгълүм, Яңа ел – балаларның иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәме. Бәйрәм алды әзерләнүләр, чыршы бизәү , көтеп алган бүләкләр. Балаларның Яңа ел бәйрәменә карата күп сораулары туа: -Нәрсә өчен чыршыны бизиләр? Кыш бабай чын мы?Кайда ул яши? Бүләкләрен дә үзе хәстәрли ме? Шуңа  күрә дә, балачак хыялларны бетермичә, балаларның кызыксыну һәм белемнәрен артырыр өчен, безнең Шәдке  балалар бакчасында әти-әниләр белән берлектә “Яңа ел бизәкләре!” дигән конкурс  игълан ителде.. Аны без күргәзмә итеп тә туплый башладык.


25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Балалар әлеге бәйрәмне аеруча да көтеп ала. Бу арада барлык балалар бакчаларында да бәйрәм чаралары булып узды. Безнең Теләче №1балалар бакчасының 2 нче кечкенәләр һәмуртанчылар төркемнәрендә дә бүген  бәйрәм иртәләре гөрләде. Балалар бәйрәмгә бик ныклап әзерләнгәннәр иде.  Бәйрәмгә килгән әкият геройлары бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.  Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре ул – Кыш бабай һәм Кар кызын каршы алу.  Балалар Кыш бабай һәм Кар кызына үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Кыш бабай белән Кар кызы  балаларга кушылып  чыршы тирәли җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар.  Кыш бабай  аннары аларга бүләкләрен өләште. Балалар да, әти-әниләр дә бәйрәмнән күтәренке күңел белән таралышты. Барыгызны да якынлашып килүче  Яңа ел бәйрәме белән!

24  нче декабрьдә  Теләче урта мәктәбендә  Дәүләт янгын  надзоры хезмәткәре, өлкән испектор ,  майор Тимерханов Ленар Марселевич булып китте. Ленар Марселевич мәктәптә янгын  куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Майор Тимерханов Ленар Марселевич көзге ял лагерендә тәрбияләнүче балаларга һәм укытучыларга  янгын  куркынычсызлыгы кагыйдәләрен  үтәү турында әңгәмә үткәрде.

Без ясаган сыннар сезгә яхшы кәеф, hәрберегезгә бәйрәм рухы өстәп торсын дигән теләктә калабыз.

24 нче декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбе укучылары  “Дулкын” бассейнына бардылар. “Тату сыйныф серләре” конкурсы призерлары буларак бирелгән сертификат укучыларга менә дигән ял бүләк итте. Барлык шартлар тудырылган бассейнда балалар  йөзү күнекмәләрен ныгыттылар, су сихәтлеге алдылар. Укучылар бу экскурсияне оештырган  оешмаларга үзләренең зур рәхмәтләрен белдерәләр.

Без ясаган сыннар сезгә яхшы кәеф, hәрберегезгә бәйрәм рухы өстәп торсын дигән теләктә калабыз.

Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә “Россия диңгезләре: диңгез экосистемаларын саклау” темасына бөтенроссия экологик дәресе үтте. Дәрес барышында методик гидлар, роликлар, анимацияле презентация файдаланылды. Әзер материаллар буенча интерактив биремнәр эшләнде, укучыларга файдалы киңәшләр язылган китап макетлары таратылды.

Бүген ,25 нче  декабрь көнне Теләче 2нче  балалар бакчасында беренче, икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме балалары өчен Яңа ел бәйрәме үтте. Кечкенә сабыйларны матур итеп бизәлгән зал һәм чыршыкай каршы алды. Бәйрәмгә Кыш Бабай, Кар кызы, урман җәнлекләре белән бергә Кар бабай да кунак булып килде. Балалар Кыш бабайга өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, аның белән бергә биеделәр һәм  уеннар уйнадылар. Бәйрәм азагында Яңа еның символы  Эт балаларга бүләкләр өләште. Бәйрәм бик күңелле үтте. 

Кардан төрле-төрле сыннар ясау күптәннән килгән традиция булып тора.

Шәдке балалар бакчасы ишегалдында да  матур әкияти сыннар барлыкка   килде.  Матур күренеш – могҗизалы әкият иленә кергәндәй буласың  , тиздән, бик тиздән яңа ел җитә!

Тәрбиячеләр  ата-аналарга "Яңа ел эшләнмәсе"проектында катнашырга тәкъдим иттеләр. Әти-әниләр балалар белән берлектә үз куллары белән кызыклы яңа ел кул эшләре ясадылар. Эшләнмәләр төрле материаллардан ясалган иде. Әлеге эшләнмәләр бакчабызның беренче этажында күргәзмәгә куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International