24 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә "Күңелле балачак" клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән "Без кышны яратабыз "дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде. Бу чара барышында балалар белән кышкы матурлык турында әңгәмә үткәрелде, кыш турында табышмаклар, шигырьләр искә төшерелде.
Балалар үзләренең рәсемнәрендә кышкы матурлыкны чагылдырдылар.
Балалар һәм аларның әти-әниләре бу конкурска бик теләп катнаштылар. Бик күп хезмәт һәм фантазия куеп оригиналь открыткалар ясадылар. Ә без аларны бик теләп укыдык, карадык. Әлеге зәвыклы, берсеннән- берсе матур кул эшләре үзебездә эшләп лаеклы ялга киткән хезмәткәрләргә һәм район оешмаларына Яңа ел котлавы булып юлланды. Әлеге уңайдан барлык кешеләрне дә бәйрәм белән котлыйбыз: исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер, эшләрегездә уңышлар телибез.
24 декабрь көнне Теләче җирлекара китапханәсенең китапханәчеләре “Китап сезгә үзе килер” дип исемләнгән акциясе белән оешма-предприятиеләрдә китаплар тәкъдим иттеләр һәм күзәтү ясадылар. Оешма-предприятияләрдә эшләүчеләр ошаган китапларын укырга алдылар.
Киңәшмәдә яңа ел ялларында узачак бәйрәм чаралары, ял вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре, 2020 елның беренче кварталында үтәчәк мөһим чаралар турында сөйләшенде.
Олы Мишә урта мәктәбендә Яңа ел бәйрәме рухы. Укучылар икенче чирекне уңышлы тәмамлау өчен тырышалар, шул ук вакытта бәйрәм җиткәнен дә онытмыйлар. Сыйныф бүлмәләре, коридорлар бәйрәмчә бизәлде. Балалар Яңа ел тамашысына җырлы-биюле чыгышлар әзерлиләр. 1-5 нче сыйныф укучылары әти-әниләре ярдәме белән “Могҗизалы Яңа ел!” конкурсына макетлар ясадылар.
Яңа ел – иң көтеп алынган, могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе. Һәркем аны матуррак, истә калырлык итеп каршыларга тырыша. Баландыш төп мәктәбендә дә Яңа елга әзерлек эшләре башланды. Үзебезне скульпторлар ролендә хис итеп, кардан әкият геройларының сыннарын ясадык.
Нәкъ менә ул «Крокодил Гена һәм аның дуслары», «Чебурашка һәм аның дуслары», «Отпуск крокодила Гена», «каникул в Простоквашино», «Дядя Федор, пес и кот», «Колобок идет по следу» кебек искиткеч әсәрләр иҗат иткән. Успенский мультфильмнар сценарие авторы буларак чыгыш ясады, аларның күбесе тамашачыларны берничә буын ярата. 23 декабрь көнне Әбде авыл китапханәсендә «Эдуард Успенскийның әдәби геройлары парады» дип исемләнгән чара узды. Уен барышында балалар язучының иҗаты белән таныштылар, ә соңыннан әсәрләр битләре буйлап виртуаль сәяхәткә киттеләр. Укучылар конкурсларда бик теләп катнаштылар .
22 декабрь көнне Шәтке авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Исәнме яңа китап" дип исемләнгән информация көне үтте. Китапханәче яңа кайткан балалар китапларына күргәзмә ясап куйды һәм күргәзмәдәге китапларга күзәтү үткәрде.
Алар арасында матур әдәбият, шигърият, сәнгать һәм тарих сөючеләр өчен дә китаплар бар. Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсе үзенең укучылары өчен “Яңа елда, яңа китап” дигән китап күргәзмәсе оештырды. Китапханәче Альбина Рәхмәтуллина укучыларны яңа китаплар белән таныштырды. Әлеге китаплар укучыларыбыз күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз. Яңа елны яңа китап белән башлагыз. Бәхетле Яңа ел сезгә!
Айдар авыл китапханәсе сезнең игътибарга китапханәгә яңа кайткан китаплардан төзелгән «Яңа елга яңа китап белән!" дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итә. Яңа ел ялларында вакытыгызны бушка уздырмыйча, китап белән бергә булыгыз! Китапханә ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык!