ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Конкурста катнашу өчен үз кулларың белән ясалган кош җимлекләренең иң оригиналь конструкцияләре кабул ителде. Бу конкурста Баландыш авыл китапханәсе "Хәзинә" клуб берләшмәсе катнашты һәм катнашкан өчен диплом белән бүләкләнде.

2019 ел тәмамлана. Россия әһәмиятендәге иң мөһим компания-халык санын алу көннән-көн азая бара. Районда җанисәпне уңышлы үткәрүдә ВПН-2020 әзерлек этабында катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге дәрәҗәсе мөһим шарт булып тора.

25 декабрь көнне көндезге 12:00 сәгатьтә 15:00 сәгатькә кадәр Теләче авылының Садовая урамында Яңа ел ярминкәсе узачак. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясе, көнкүреш товарлары сатыла. 14:30 сәгатьтә авыл җирлекләреннән бизәлгән автоколонна уза. 15:00 сәгатьтә Төп чыршыны ачу тантанасы була. Бәйрәмгә килүчеләр оешмалар Кыш бабайлары парадының да матур мизгелләрен күрәчәк.


24
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

21 декабрь көнне Теләче муниципаль районы Советының актлар залында "Кулланучылар хокукларын яклау" дигән темага үткәрелгән республика олимпиадасында җиңгән укучыларны бүләкләү тантанасы булып узды. Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Нигматзянов Данис  "Татар телендә кулланучыларның хокукларын өйрәнүдә уңышлары өчен" номинациясендә призер булды . Данис  Мәгариф һәм Фән министрлыгы грамотасы һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнелде . Җитәкчесе - тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Бикчантаева Диләрә Мәүлетҗан кызы.

Олы Мәтәскә урта мәктәбендә Яңа елга әзерлек эшләре инде күптәннән башланды.Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән бергә кабинетларын  кар бөртекләре белән бизәделәр.Дәресләрдән соң укучылар Яңа ел чыгышларын кабатлыйлар.Мәктәп ишегалдында һәр сыйныф кардан сыннар ясады. Ясалган сыннар безне кыш буена иртә белән каршы алырлар, дәресләр беткәч, елмаеп озатып калырлар, дигән теләктә  калабыз.

18  нче сентябрь көнне Теләче урта мәктәбендә  Татарстан Республикасы президенты кадрлар  резервы   А.А. Судакова белән  очрашу булып узды. Креатив агенства җитәкчесе А.А. Судакова югары сыйныф укучыларына   социаль проектлар төзү турында сөйләде. Очрашу бик нәтиҗәле үтте.

2019 елның 21 декабрендә Байлар Сабасында көрәш буенча 2002-2003, 2004 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Наил Хамидуллин истәлегенә республика турниры булып үтте. Барлыгы 15 районнан 170 спортчы катнашты. «Теләче» спорт мәктәбеннән дә көрәшчеләр  чыгыш ясады.  

Мәктәп тирәсендә, мәктәп эчендә тылысымлы бәйрәм атмосферасы, ә күңелләрне бәйрәм күтәренкелеге биләп  алды. Шулай булмыйча соң: тиздән Чыршы бәйрәме җитәчәк. Мәктәп коллективы  бу гүзәл бәйрәмгә тырышып әзерләнә. Укучылар илһамланып иҗат иттеләр: кардан сыннар ясадылар. Кар сыннарын бик теләп, иҗади процесс белән мавыгып башкардылар.

Теләче урта мәктәбенең яшь спортчылары   Теләче муниципаль районында уздырылган  ТАССР ның 100 еллыгына багышланган өстәл теннисы ярышларында катнаштылар.     Яшь спортчылар командасы ярышларда уңышлы чыгыш ясады һәм I  урын яулады,грамота белән бүләкләнде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!

2019 елның 21 декабрь көнендә Түбән Саурыш авылында яшәүче  тыл ветераны Самигуллина  Мәймүнә Гарифулла кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Мәймүнә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау  бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче җирле бүлеге башкарма сәркатибе Роберт Арсланов  һәм Олы Мишә  авыл җирлеге башлыгы Габделнур Маннапов   Мәймүнә апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International