12 нче гыйнварда Үзәк авыл китапханәсендә “Россия матбугаты тарихы” дип исемләнгән кызыклы мәгълүмат-танып белү сәгате узды. Анда балалар һәм яшьләр кайсы материалларда яза башладылар, беренче гәҗитләр ничек дип аталганнарын, ничә гәҗитләр, журналлар һәм вакытлы матбугатлар хәзерге вакытта бар икәнен белделәр. Китапханәче балаларны гәҗитләр, журналлар белән таныштырды, алар китапханәдә урнашкан һәркайсының беренче басмасы кайсы елда чыкканын сөйләде.
Бу чара мәдәният йорты каршында бизәлгән матур чыршы янында узды. Балаларга төрле кызыклы, мавыктыргыч уеннар, ярышлар оештырылды. Алар белән чыршы тирәли әйләнеп Яңа ел җырлары җырланды. Ахырдан балаларга күчтәнәчләр өләшенде.
9 гыйнвар көнне Сауш авылы китапханәсендә язучы, журналист Диләрә Гали кызы Зөбәерованың туына 95 ел тулу уңаеннан авыл яшьләре белән “Яшьләр күңеле” китабына күзәтү үткәрелде. Аның әдәби иҗат мирасы – хикәяләре, нәсерләре, очерклары: «Дустым авазы», «Куш өянке шаһит», «Кыр чәчәге» исемле повестьлары, « Яшьләр күңеле» дигән җыентыгына кергән. Диләрә Зөбәерованың публицистик язмалары үз заманы чынбарлыгын, бигрәк тә яшьләр тормышын оптимистик, романтик рухта гәүдәләндерүе белән үзенчәлекле. Катнашучылыр язуның биографиясе белән таныштырылып, әсәрләреннән өзекләр кычкырып укып, үз фикерләре белән уртаклаштылар.
12 гыйнвар көнне Күкчә авылы клубында китапханә белән берлектә мәдәният хезмәткәрләре «Бөек Ватан сугышы еллары» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Алар укучыларга фашист Германиясенең безнең илгә һөҗүм итүе, Бөек Ватан сугышы еллары белән бәйле гыйбрәтле фактлар,илебез халкының сугыштагы батырлыгы,тылда хезмәт итүчеләрнең фидакарь хезмәте һәм Җиңүнең шатлыклы көне турында сөйләделәр. Укучылар үзләренең сугышта һәм тылда эшләгән әби – бабайлары турында да искә алып үттеләр. Шулай ук әлеге чарада Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын яктырткан китапларга күзәтү дә ясалды.
11 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Йөрәкләрдә һәм китапларда сугыш турында хәтер”, “Бөек Ватан сугышы геройлары – якташларыбыз” дип исемләнгән китап күргәзмәләре әзерләнде. Күргәзмәдә татар әдәбиятының Бөек Ватан сугышы елларында иҗат ителгән күренекле әсәрләре урын алды.
Ел саен, гыйнвар башында, барлык китапханәләрдә дә укучыларны яңадан теркәү башлана, аларны яңа елның беренче эш көннәрендә китапханәчеләр һәрвакыт түземсезлек белән көтәләр. Гыйнварның беренче көннәрендә Казаклар авыл китапханәдә «Китапханәгә беренче булып языл» акциясе узды, ул китапханәгә укучыларны җәлеп итүнең бер төре булып тора. Чарага «Китап укысаң күңел агара» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде.
Чара барышында һәр катнашучы башка укучыларга китапханә фондыннан китап алырга тәкъдим итте. Китапны тәгъдим итү өчен үзенең яраткан китабын, авторын һәм анын эчтәлеге турында кызыклы, мавыктыргыч итеп сөйләргә кирәк иде. Иң беренче булып “Алиш әкиятләре” дигән әкият китабын китапханәче тәкъдим итте. Тәкъдим ителгән китапларны балалар бик кызыксынып өйләренә укырга алдылар.
11 нче гыйнвар көнне 6-9 нчы сыйныф укучылары район үзәгендә чаңгы сезоны ачылу чарасында катнаштылар. Чаңгы ярышында 6 нчы сыйныф укучысы Галимова Зәринә 3 нче, 9 нчы сыйныф укучысы Хәйретдинов Ибрахим 1 нче урынны яуладылар.
7 гыйнварда Шәмәрдән авылында өстәмә белем бирү педагогы Р.Г. Хәбиров җитәкчелегендәге футболчылар командасы 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районының "Олимп" урта мәктәбенең ачык Яңа ел турнирында катнашты. Уеннар йомгаклары буенча безнең футболчылар 1 урынны алдылар.
10 нчы гыйнвар көнне Баландыш төп мәктәбендә бадминтон буенча Яңа елга багышланган «Раштуа турниры» узды. Биредә укучылар бадминтон уенында үзләренең көчләрен сынадылар hәм араларында иң оста уйнаучыларны ачыкладылар. Бәйгегә тагы да ямь өстәп, Кыш бабай белән Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәмсевәли улы килде. Алар укучыларга тәмле кучтәнәчләр өләшеп, җиңүчеләргә акчалата бүләкләр дә тапшырдылар.