Чарада катнашучылар үзләренең белемнәрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр. Квиз 3 турдан торды: «Портретны таны», «Бу юлларның авторын әйт», «Шигыреңне исеңә төшер». Беренче турда катнашучылар язучыларны портретлардан белергә, икенче турда әсәрләрнең һәм шагыйрьләрнең исемнәрен табарга, ә өченче турда сүз тәртибен үзгәртергә һәм шигырь юлларын сайларга тиеш иделәр. Чара барлык катнашучыларга да яхшы кәеф бүләк итте һәм белемнәрен ныгытырга ярдәм итте. Әйдәгез, шигъриятне яратыйк, тормышыбызны яктылык, мәхәббәт һәм матурлык белән тулыландыра торган шигырьләр укыйк!
Китапханәче балаларны татар халкының мәдәнияте, милли киемнәре, орнамент үзенчәлекләре, көнкүреше, бәйрәмнәре белән таныштырды. Чара барышында татар халкының милли киемнәре: камзул, калфак, түбәтәй сүзләренең мәгънәсе аңлатылды. Балалар үзләре дә кайбер йолаларда катнаша алдылар, алар теге яки бу йола вакытында нинди көнкүреш әйберләре, кирәк-яраклар кулланылуын белделәр, татарларның чигүләре, милли киемнәре, дини культ әйберләре белән таныштылар. «Әбием сандыгы»ндагы бай мираслы киемнәр, сөлгеләр, чигүләр белән үзара фикер уртаклаштылар.
16 март көнне Баландыш төп мәктәбе укучылары "Алабуга Политех" та булдылар. Белем бирү үзәгенең төп аергыч билгесе-дуаль программа буенча укыту (эш+көллияттә укыту). Укучыларга керү кагыйдәләре һәм һәр юнәлеш турында җентекләп сөйләделәр.
Кошлар безнең өчен кадерлеләр, алар гүзәл табигатьнең бер өлеше. Күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Кошлар көне ел саен үткәрелә торган экологик бәйрәм. 1906 елдан башлап дөнья күләмендә кошлар көне үткәрелә. Мондый бәйрәм яз көне билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы дусларыбыз туган якларга карата мәхәббәт хисләрен уяталар, күчмә кошлар туган якларга әйләнеп кайталар. Күкчә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә "Кошлар безнең дусларыбыз" дигән исем астында рәсем конкурсы үткәрелде. Чарада 3 бала катнашты. Балалар кошларга багышланган рәсемнәрне бик теләп ясадылар.
Очрашу барышында китап укучылар авторның иҗаты һәм тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштылар, шулай ук Артур Александрович әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар. Язучының популяр әсәрләреннән төзелгән «Веселый, умный, заводной Артур Гиваргизов» дигән китап күргәзмәсе чарага яхшы өстәмә булды. Әлеге китапларның барысы да гадәти булмаган бизәлеше һәм иллюстрацияләре белән аерылып тора.
Китапханәчеләр кунакларны яңа китаплар белән таныштырдылар, яңа мәгълүмати ресурслар турында сөйләделәр. Алар китапханәнең заллары, китап фонды, вакытлы мәгълүмат белән таныштылар. Китапханәдә укучылар өчен докладлар, проектлар, хәбәрләр, презентацияләр язу өчен кулланыла торган компьютерлар бар. Шулай ук биредә мәктәптә бирелгән өй эшләрен дә башкарырга мөмкин, укучылар китапханәдә китаплар уку белән беррәттән, төрле кызыклы интеллектуаль уеннар уйнадылар.
Китапханәчеләр дәүләт тарафыннан коррупциягә каршы көрәш өчен нинди чаралар кулланылуы турында сөйләделәр. Балаларга коррупция турында уйларга һәм аның барлыкка килү сәбәпләрен атарга, җәмгыять тормышының кайсы өлкәләрендә коррупция аеруча үскән булуы турында фикер алышырга тәкъдим ителде. Фикер алышу барышында балалар кеше һәрвакыт үз гамәлләрен аңларга, аларның нәтиҗәләрен алдан күрергә кирәклегенә инандылар.
Иске Җөри авылы модель китапханәсендә укучылар белән «Яшьлек наркотикларга каршы» дип исемләнгән мәгълүмәт сәгате узды. Наркомания – хәзерге заманның төп афәтләрнең берсе. Әлеге чараның төп максаты - яшьләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә тискәре караш булдыру. Китапханәчеләр наркоманиянең зыяны, наркоманнарда нинди авырулар таралуы, халыкның сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү эше ничек алып барылуы турында сөйләделәр. Алар яшьләргә наркотик матдәләрнең организмга зыяны хакында аңлаттылар һәм кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.
Районда эшлэуче дэулэт техник кузэтчелек органы эшчэнлегенен топ юнэлеше булып, элеге жирлектэ булган трактор, узйорешле машиналар хэм аларга тагылма прицепларны куллану вакытында кешелэр сэлэмэтлегенэ хэм аларнын милкенэ зыян китермэу тора. Монын очен бу тор техникаларнын тозек хэлдэ булуы мохим. Шунлыктан алар очен елга бер мэртэбэ техник карау чарасы уздырыла.
13 март көнне Иске Җөри урта мәктәбендә «Татар кызы - 2025»район конкурсы булып узды. Быел Теләче районы мәктәпләреннән 10 кыз үзләренең осталыкларын һәм талантларын күрсәтергә теләк белдерде.. Конкурс 3 турда үткәрелде:" Зал белән милли уеннар"," Интеллектуаль конкурс","Иҗади конкурс". Бу бәйгедә безнең Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 8 сыйныф укучысы Җаббарова Фәридә катнашты . Ул үзен конкурста лаеклы тәкъдим итте һәм «Вакыт белән бергә атлаучы кыз» номинациясендә җиңүче булды