8 гыйнварда Шәмәрдән авылында өстәмә белем бирү педагогы Р.Г. Хәбиров җитәкчелегендәге футболчылар командасы 2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районының "Олимп" урта мәктәбенең ачык Яңа ел турнирында катнашты. Уеннар йомгаклары буенча безнең футболчылар 3 урынны алдылар.
Ялларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан 8 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә “Без кайсы әкияттән?”- дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде. Балалар үзләренең төрле әкият геройларын белүләрен күрсәттеләр һәм китаптан аерылмаска сүз бирделәр. “Тылсымлы кышкы әкиятләр” исемле күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Ахырдан балаларга тәм томнар һәм бүләкләр бирелде.
Быел илебез Бөек Ватан сугышында Җиңү юбилеен билгеләп үтәчәк. 2025 елны - Ватанны саклаучылар елы дип игълан итү карарының үз максаты бар - бөтен дөньяга нацизмга каршы берләшергә һәм тарихи дөреслекне якларга чакыру.
Татар мәдәнияте, әдәбияты, татар халкының иҗтимагый фикере үсеше тарихында тирән эз калдырган шәхес, шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 116 ел булу уңаеннан Күкчә авыл китапханәсендә “Фатих Кәрим – үлемсез шагыйрь”- дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Бу датаны искә алып балалар язучының шигырьләрен кычкырып укыдылар, биографиясе белән таныштылар.
Кышкы табигать балаларда да һәрвакыт әкияти кәеф уята. Балалар кышкы табигатьне төрле халәтләрдә һәм төрле сурәтләү һәм сәнгатьле чаралар белән сурәтләделәр. Ләкин бигрәк тә, безнең карашка, без кышкы кәефнең гүзәллеген салкын төсләр һәм аларның төсмерләре белән чагылдыра алдык. Нәтиҗәдә, балаларның кызыклы һәм искиткеч рәсемнәре барлыкка килде.
5 гыйнвар көнне Сауш авыл китапханәсендә балалар өчен «Кышкы әкиятләр юллары буйлап» дигән тема белән әдәби сәяхәт үткәрелде. Катнашучылар конкурсларда актив булып, кышкы табышмакларны чиштеләр, укылган өзекләрдәге әкият геройларын белделәр.
Балалар өчен төрле куңелле уеннар оештырылды, ә соңрак алар шигырьләр сөйләп, җырлар җырладылар. Кичә ахырында барлык балаларга да яңа ел бүләкләре тапшырылды.
Кыш - ул искиткеч ап-ак табигать күренешләре, бәйрәмнәре, озын каникуллары белән истә кала. Каникул ялларын авыл китапханәсендә дә кызыклы һәм файдалы итеп уздырырга мөмкин. Бу көнне оештырылган чарада балалар төрле уеннарда катнаштылар, викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр, җырладылар, биеделәр. Чара ахырында китапханәче балаларга каникул вакытында иң яхшы дус китап икәнен онытмаска өндәде, укырга балаларга китаплар тәкъдим ителде.
Балаларны «Кәеф өчен кышкы уку» дигән матур Яңа ел күргәзмәсе каршы алды, укылган яраткан кышкы әкиятләр, нинди персонажлар ошавы турында фикерләре белән уртаклаштылар. Очрашуның икенче өлешендә балалар зәңгәр экранда әкиятләр дөньясына чумдылар һәм бертуган Гриммнарның "Госпожа Метелица" һәм рус халык әкиятләрен «Морозко и Снегурочка» карадылар.
8 гыйнвар көнне Үзәк авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен бик кызыклы викторина үткәрелде. Анда мультфильм геройларын белергә һәм белгән өчен 10 балл алырга кирәк иде. Балалар бик мавыгып мультфильмдагы геройларны белделәр. Викторина ахырында җиңүче татлы приз алды.