6 март көнне Әбде авылы китапханәсендә коррупциягә каршы көрәш проблемаларына игътибарны җәлеп итү максатыннан «Балачактан коррупциясез» дип исемләнгән чара үткәрелде. Мәктәп фойесында «Коррупцияга юк!» мәгълүмати материал урнаштырылды, анда коррупция, ришвәт, ришвәт алу, ришвәт таләп иткән очракта нәрсә эшләргә кирәк икәнлеген, вәкаләтләрдән явызларча файдалану, коррупцион хокук бозуның төрләре турында язылган иде. Китапханәдә коррупциягә каршы «Уен шоу» квиз - викторинасы уздырылды. Чара барышында коррупция, аның билгеләре һәм килеп чыгу сәбәпләре турында әңгәмә алып барылды. Китапханәче балалар белән намуслылыкның җиңүен, коррупциягә урын калдырмаган ситуацияләр карады. Балалар коррупциягә каршы көчле көрәш алып барылуын, кечкенәдән намуслы һәм гадел булырга кирәклеген аңладылар.
Олы Нырсы урта мәктәбендә 1-4 нче сыйныф укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында чаңгы ярышлары узды. “Лыжня – малышня” ярышы РФ Хәрби Көчләренең реактив артиллерия дивизионы командирына, МХО барышында һәлак булган подполковник Дмитрий Павлович Дормидонтовка, шулай ук герой - якташларга, Украинада МХОда катнашучыларга, хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарга, Ватанны саклаучы барлык якташлар истәлегенә багышланган.
Бүген, 6 март көнне, Баландыш мәктәбендә 8 Март Халыкара хатын – кызлар көне уңаеннан , мәктәп укучыларының әниләре өчен концерт булды. Бәйрәмгә әниләр һәм әбиләр килгән иде. Балалар аларга яраткан җырларын җырладылар , биеделәр, әниләре турында шигырьләр сөйләделәр . Бәйрәм азагында балалар үз куллары белән ясаган эшләнмәләрне бүләк иттеләр. Үз кулларың белән ясалган бүләк - дөньяда иң кыйммәтлесе.
2025 елның 10 мартыннан алып 2025 елның 21 мартына кадәр кулланучылар сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк
Бүген Иске Җөри авылы мәдәният йортында «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрларының район фестивале узды. Катнашучылар арасында Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре дә бар иде, остазлары Хуҗина Р. Г. һәм Минһаҗева Г. Р. яшь артистлар тамашачылар һәм жюри хөкеменә «Алтын алмалар»дигән татар халык әкиятен тәкъдим иттеләр. Фестиваль дустанә һәм иҗади атмосферада узды, ә тамашачылар бик күп хис-кичерешләр һәм тәэсирләр алды.Жюри яшь актерларның югары профессиональ әзерлеген, куелышның тәэсирлелеген һәм геройларның тирән кичерешләрен билгеләп үтте.Нәтиҗәдә, тамашачыларның һәм тәнкыйтьчеләрнең йөрәкләрен яулап, балалар мактаулы 2 урын һәм 15 мең сумлык сертификатка ия булдылар. Котлыйбыз!!!
Наркомания - бүгенге көндә иң актуаль һәм киң таралган проблемаларның берсе булып тора. Шушы проблеманы кисәтү уңаеннан, 2 нче март көнне Алан авылы китапханәсендә «Наркотиксыз тормыш!» дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде һәм яшьләр белән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Күргәзмәдә ил халкының сәламәтлегенә карата куркыныч тудыручы наркомания проблемасына багышланган китаплар, брошюралар, мәкаләләр тәкъдим ителде. Яшүсмерләргә һәм яшь китап укучыларга «Наркотикларсыз яшәүгә өстенлек бир», «Наркотиклар - киләчәксез тормыш» дигән мәгълүмати буклетлар, искәрмәләр таратылды.
Агымдагы елның 4 мартында Теләче муниципаль районы башкарма комитетының утырышлар залында, Теләче районы башлыгы А.Г.Фәтхуллин җитәкчелегендә АПКның барлык хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында семинар-киңәшмәсе узды. Топ мәсьәләләренең берсе хуҗалыкларның техниканы әзерләүгә, агымдагы елны техник тикшерүгә багышланган иде.
2025 елның 4 март көнне Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Олы Нырсы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 1-4 сыйныф укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында,
РФ Хәрби Көчләренең реактив артиллерия дивизионы командиры, СВОда катнашып һәлак булган подполковник Дмитрий Павлович Дормидонтов, шулай ук батыр якташларыбыз Украинада СВО катнашучылар, хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булганнар истәлегенә, Ватанны саклаучы барлык якташларга багышланган чаңгы буенча республика ярышлары уздырылды.
Май чабу - күңелле, шау-шулы һәм һәркемнең яраткан бәйрәме. Май чабу атнасында кешеләр кышны озаталар һәм язны каршылыйлар. Бәйрәм символлары булып кояш, коймак, ленталар һәм, әлбәттә, май чабу карачкысы санала. Бәйрәм май чабу әйлән-бәйлән уйнаудан башланды. Чара халык колориты белән сугарылган иде: рус халык көйләре, биюләр һәм әйлән-бәйлән уйнаулар, күңел ачулар. Катнашучылар «Балык тоту», «Бер чаңгыда йөгерү», «Күңелле керү», «Киез итек ыргыту», «Аркан тартышу» кебек традицион уеннарда һәм конкурсларда бердәм һәм күңелле катнаштылар.
1 нче март көнне Айдар авылы китапханәсендә якташ язучы-шагыйребез, «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» Рашат Низамиевка 75 яшь тулу уңаеннан «Туган туфрагыннан илһам алып» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китап укучылар Рашат Низамиевның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, иҗатына багышланган викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Китапханә фондында булган китапларыннан шигырьләре һәм әдәби әсәрләрдән өзекләр укылды, язучы сүзләренә язылган җырлар искә алынды.