5 февраль көнне китап укучылар 2025 елда китапханәгә килүче газета- җурналлар белән таныштырылдылар. “Сөембикә “,”Сәхнә”, “Казан утлары” җурналларының беренче санына “Яңа җурнал көне” үткәрелде.
Татарстан Республикасы гербын 1992 елның 7 февралендә Татарстан Республикасының Югары Советы карары белән расладылар. Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре, «Татарстан Республикасы гербы— дәүләт символы» дигән мәгълүмат сәгате уздырдылар. Чара барышында балаларга Татарстан гербының дәүләт символы икәнлеге һәм аның 1992 елда раслануы турында сөйләде. Балалар гербтагы символиканың мәгънәсе, аның тарихы белән таныштылар, Татарстан Республикасы символларын кабатладылар. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, "Туган җирем- Татарстан" темасына викторина үткәрелде.
Татарстанның гербын кабул итү көне уңаеннан Күкчә авыл клубында китапханә белән берлектә «Татарстан гербы» дигән исем астында балалар белән әңгәмә үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга 1992 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан расланган Татарстан Республикасы гербының барлыкка килү тарихы, Дәүләт символының хәзерге күренеше турында сөйләделәр. Балалар республика гербы символларының тарихын, мәгънәсен һәм тасвирламасын белделәр. Шулай ук гербтагы канатлы барс турында кызыксынып тыңладылар һәм сорауларга җавап бирделәр.
Һәр елны 8 февраль - яшь герой-антифашистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә, чөнки дөньяның төрле илләрендә фашизмга каршы көрәштә катнашучы яшь геройлар нәкъ менә шул көнне һәлак булган. Шушы дата уңаеннан, Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә «Зур сугышның кечкенә геройлары» дигән патриотик сәгать уздырылды.
8 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә «Буталган Әкиятләр илендә» исемле әдәби уен үткәрелде. Катнашучылар уен формасында әкият әсәрләрен һәм аларның геройларын искә алдылар. Конкурс төрледән-төрле булды: әкият персонажларының кайсысы үз әкиятенә кермәгәнен белергә, текстта алмаштырылган сүзләрне табарга, әкият кроссвордын чишәргә, кайсы әсәрдән фразалар төшеп калганын ачыкларга тиеш иде. Чарада катнашучылар үзләренең талантлы һәм актив булуын исбатладылар.
Кыш - кошлар өчен авыр вакыт. Кошларга кешеләрнең ярдәме бик тә кирәк! Өстәвенә, кошларны ашату – кешелеклелек күрсәтергә һәм яхшырак булырга җиңел һәм күңелле ысул. Китапханәче балаларны кышлаучы кошларның төрлелеге һәм үзенчәлекләре белән таныштырды, кошларның файдасы, кешенең аларга карата елның төрле вакытында сакчыл мөнәсәбәте турында сөйләде. Балалар кош ашату җайланмаларына азык салдылар һәм җимлек элделәр, аннары кошларның балалар тәкъдим иткән тәм-томны ничек кабул итүен күзәтә башладылар.
Бу мавыктыргыч эшчәнлек процессында кешенең күз күреме сизелерлек киңәя, ул бик күп кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы мәгълүмат ала. 7 февраль көнне Казаклар авыл китапханәсендә “Китаплы балачак” дип исемләнгән яңа китапларга библиографик күзәтү үтте. Күзәтү китапханәгә килгән яңа китаплар белән танышырга ярдәм итте. Кызыклы авторлар, төрле жанрлар китапханәгә килүчеләрне сөендерде. Катнашучыларның һәрберсе үзенә ошаган китапны сайлый алды.
6 нчы февраль көнне Баландыш авылында гомер итүче тыл ветераннары - Борханова Разия Минхаҗетдин кызы һәм Гыйлаҗова Мәрьям Гариф кызына, Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин һәм Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырдылар. Әлеге чарада Баландыш төп мәктәбе укучылары да катнашты, ветераннар белән очрашып, аралаштылар, котладылар.
Россия Фәннәр академиясе тарихы 1724 елның 28 гыйнвар (8 февралендә) башлана. Бу - галимнәр, тикшеренүчеләр, фән белән җитди шөгыльләнүчеләрнең бәйрәме. Хаклы рәвештә даһи Россия галимнәренең хезмәтен батырлык белән чагыштырырга мөмкин — аларның күбесе үз гомерләре һәм сәламәтлекләре бәрабәренә тәҗрибәләр үткәргән һәм уңай нәтиҗәләргә ирешкән. Бу көнне Әбде авыл китапханәсендә «Российские ученые - их изобретения, их открытия и достижения» исемле китап күргәзмәсе янында танып белү сәгате үткәрелде. Күргәзмәдә Россия фәне тарихы, күренекле галимнәр, аларның бөек казанышлары турында басмалар, шулай ук заманча фәннең үсеш юнәлешләре турында китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук балалар мәктәп музеенда булып, үзләре өчен күп кенә кызыклы һәм мавыктыргыч мәгълүматлар тапканнардыр дип өметләнәбез.
Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән бергә “Герб - дәүләт символы” дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Татарстан гербында барс — республика гражданнарының һәм халкының яклаучысы. Бу көнне китапханәгә килүчеләр республиканың дәүләт символы — герб турында мәгълүмат белән таныштылар. Безнең максат: герб турында рәсми мәгълүмат, закон органнары тарафыннан кабул ителгән көне, барлыкка килү тарихы турында укучыларыбызга җиткерергә тырышу.