Бүген Шәдке балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар презентация ярдәмендә кышкы урман белән таныштылар. Анда балалар бик кызыклы эйберләр күреп белделәр. Урмандагы хайваннар, кошлар белән таныштылар, аларның кышкы тормышларын якыннан күрделәр. Балаларга бик күңелле булды.
Ел саен Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы территориясендә кардан ясалган фигуралар эшләнә. Быел да искәрмә түгел. Бәйрәм алды кәефен тагын да күтәреп, күңелләрдә матурлык һәм хозурлык уятып балалар бакчасы территориясендә кардан ясалган фигуралар, әкият персонажлары барлыкка килә. Бу эш бергәләп, күмәкләшеп башкарыла. Кар сыннары балалар бакчасына керү юлын бизәп тора.
Семинарның темасы «Табигый-фәнни дисциплиналарны укыту эчтәлеген һәм технологияләрен яңарту шартларында укыту.» Химия укытучысы Хәйретдинова М.Х. 9-10 сыйныф укучылары белән «Тикшеренү проектларын яклау» дип исемләнгән ачык чара күрсәтте. Биология укытучысы Гиниева И.Г. «Биология дәресләрендә терминнар белән эшләү» темасына доклад белән чыгыш ясады.
Китапханәче Кызыл китап буенча күзәтү үткәрде, безнең төбәктә экологиядә нинди проблемалар булуы һәм аның белән ничек көрәшергә кирәклеге турында сөйләде. Яшь китап укучылар "Табигатьнең зар китабы" ның һәр битен җентекләп өйрәнделәр. Безнең республиканың хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы үзенең төрлелеге белән таң калдыра, әмма, кызганычка каршы, кайбер төрләр юкка чыгу чигендә тора.
Кыш айларында тәрбиячеләр дә балаларны саф һава чыныктырып, уйнатып кына калмыйлар, аларның белемнәрен дә киңәйтәләр: кышкы тәбигатьне күзәтәләр, әңгәмәләр үткәрәләр. Балаларга саф һавада уйнарга үзләренә дә бик ошый, чөнки алар туйганчы таудан шуалар, кардан төрле корылмалар, сыннар ясыйлар. Һәр баланың да урамнан битләре алсуланып, кәефләре күтәрелеп керә.
Укуга караш, кызыксыну иң беренче гаиләдә тәрбияләнә. Чөнки иң беренче китабын бала өйдә - әти-әни кулында күрә. Беренче әкиятләрне дә әти-әни авызыннан ишетә. Һәрбер гаиләдә, кечкенә генә булса да китапханә бар. 18 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Гаиләдә китапка караш нинди?” исемле темага сөйләшү үткәрелде. Китаплар безнең янәшәбездә генә: кулыңны гына сузарга кирәк. Алар безне ерак илләргә, маҗаралы сәяхәтләргә алып баралар, кызыклы кешеләр белән очраштыралар.
18 декабрь көнне Балыклы авылы мәдәният йортының театр коллективы Алан авылы мәдәният йортында Н.Гаетбайның “Аты барның –дәрте бар” спектакле белән чыгыш ясадылар.
Татарстан киносы бәйрәменә республиканың кино тармагы ветераннары, Татарстан киноучреждениеләре хезмәткәрләре, Мәскәү һәм Россиянең башка төбәкләреннән иҗат коллективлары, «Татаркино»ның дуслары һәм партнерлары чакырылган иде.
Театр елы уңаеннан, Айдар авылы китапханәсендә якташ актерларыбыз турында мәгълүматлар тупланган «Якташларыбыз театр сәхнәсендә» дип исемләнгән буклет төзелде.