2019 елның 18 декабрь көнендә Айдар авылында яшәүче тыл ветераны Кәримова Асылбикә Тимергәзиз кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Асылбикә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Айдар авыл җирлеге башлыгы Рифат Хаҗиев Фаягөл апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Баландыш мәдәният йортында балалар өчен бию берләшмәсе эшләп килә. 17 нче декабрь көнне берләшмәгә йөрүче укучылар белән «Сәламәтлек һәм бию» дип исемләнгән әңгәмә оештырылган.
Үзәк авыл китапханәсендә Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан “Илемнең нигезе" дигән темага телдән журнал үткәрелде. Балалар дәүләтнең төп документы, анда илебез тормышын, аның гражданнарының хокукларын һәм бурычларын билгели торган төп законнар язылуын белделәр. Слайд презентация кулланып, балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, әкият геройларына үз хокукларын якларга булыштылар, илебез символлары, шулай ук Рәсәй дәүләтенең төп символлары — байрак, тугра һәм гимн барлыкка килү тарихы турында белемнәрен ныгыттылар. Балалар Россия байрагы төсләренең әһәмияте турында, Россия туграсында сурәтләнгән бөркетнең ике башы һәм өч таҗы ни өчен икәнлеге турында белделәр.Чараның ахрында рәсем конкурсы оештырылды.
Коррупциягә каршы тотрыклы-тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, хокукый аң һәм хокукый культура дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, 8 декабрь көнне Олы Нырсы авыл китапханәче көче белән авыл яшьләре өчен “Без барыбыз да төрле, әмма барысының да хокуклары бертигез" дип исемләнгән тематик әңгәмә оештырылды. "Әгәр сездән ришвәт таләп итсә" дигән белешмәлекләр әзерләнде һәм таратылды, Чара кысаларында "Татарстан-коррупциясез территория" видео - ролигы күрсәтелде. Әңгәмә “Гадел модада һәм дәрәҗәле» дигән эшлекле уен белән дәвам итте, аның барышында уеннарның берничә этабы, ситуацияләр һәм биремнәр үтәлде.
Ул ел дәвамында тулылындырылып һәм баетылып торды. Анда ТАССРның барлыкка килү тарихы һәм республиканың хәзерге йөзе белән бәйле материаллар тәкъдим ителгән. ТАССР төзелү-республикабыз дәүләтчелеге формалашу тарихында мөһим этап. Кеше үз тамырларын белергә тиеш. Үз тарихын оныткан халык яшәү мәгънәсен югалта һәм башка халыклар арасында эри. Шул девиз белән китапханәче балаларны күргәзмә белән таныштырды.
Теләче урта мәктәбенең яшь спортчылары Татарстан Республикасы мәктәпләре арасында үткән «КЭС – БАСКЕТ» баскетбол лигасы чемпионатында катнаштылар. Кызлар командасы ярышларда уңышлы чыгыш ясады һәм III урын алып кайтты. Республика ярышларына яшь спортчыларны Теләче урта мәктәбе физкультура укытучысы Р.Р. Хәкимов әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенен физика укытучысы Нигъмәтҗанова Х.Н. “Ватанга лаеклы булыйк” темасына мәктәпкүләм балалар иртәсе үткәрде. Чарада коррупциягә каршы көрәш турында ачыктан- ачык сөйләшү үткәрелде, 4 сыйныф укучысы Плеханов И. тема буенча язылган сочинениесе белән таныштырды,Россия Геройлары турында видеоролик, Россия Конституциясе көненә багышланган презентация күрсәтелде. Укучылар, Ватанга лаеклы булып үсү өчен гадел, тырыш, намуслы, белемле булырга кирәклегенә төшенделәр.
15 декабрь көнне Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И җитәкчелегендәге түгәрәкләргә йөрүче бер төркем укучылары Казан шәһәрендә IV Республикакүләм “Тормыш ритмында” проекты кысаларында оештырылган “Прорыв”конкурсында катнашып III дәрәҗә лауреат Дипломына ия булдылар. Укучыларны һәм аларның педагогы Шаипов Р.И. ны зур унышлары белән котлыйбыз.
Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбендә 2019 елның 16 декабрендә “Саннар дәресләре» үтте. «Саннар дәресе» сайтында тренажер кулланып тематик дәрес оештыру өчен барлык мәктәп укучылары да Интернетка чыгу һәм сайтка керү мөмкинчелеге булган компьютерлы эш урыны белән тәэмин ителде. “Саннар дәресендә " балалар челтәрнең нәрсә икәнлеген, болытлы технологияләр төшенчәсенә нәрсә кергән, Интернеттан мәгълүматны ничек ышанычлы сакларга кирәклеген белделәр.
Балаларны ихлас күңелдән яратучы һәм үз һөнәре белән мавыгучы тәрбиячеләр сынлы сәнгать буенча традицион программа кысаларыннан чыгып, балаларга традицион булмаган техникаларда иҗат итәргә тәкъдим итәләр. Балаларга мондый шөгыльләр бик ошый, чөнки мондый алымнар балаларның үз-үзләрен күрсәтү һәм фантазиясен арттыру өчен зур мөмкинлекләр тудыра. Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында балалар өчен рәсем ясауның үзенчәлекле, үтемле һәм яратып өлгергән ысулллары- җеп белән, бармаклар, пыялада рәсем ясау һ.б. Мондый ысуллар балаларның сөйләм телен үстерү өчен дә бик мөһим роль уйный.