Укуга караш, кызыксыну иң беренче гаиләдә тәрбияләнә. Чөнки иң беренче китабын бала өйдә - әти-әни кулында күрә. Беренче әкиятләрне дә әти-әни авызыннан ишетә. Һәрбер гаиләдә, кечкенә генә булса да китапханә бар. 18 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Гаиләдә китапка караш нинди?” исемле темага сөйләшү үткәрелде. Китаплар безнең янәшәбездә генә: кулыңны гына сузарга кирәк. Алар безне ерак илләргә, маҗаралы сәяхәтләргә алып баралар, кызыклы кешеләр белән очраштыралар.