ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Китапханәче Кызыл китап буенча күзәтү үткәрде, безнең төбәктә экологиядә нинди проблемалар булуы һәм аның белән ничек көрәшергә кирәклеге турында сөйләде. Яшь китап укучылар "Табигатьнең зар китабы" ның  һәр битен җентекләп өйрәнделәр. Безнең республиканың хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы үзенең төрлелеге белән таң калдыра, әмма, кызганычка каршы, кайбер төрләр юкка чыгу чигендә тора.

Кыш айларында тәрбиячеләр дә балаларны саф һава чыныктырып, уйнатып кына калмыйлар, аларның белемнәрен дә киңәйтәләр: кышкы тәбигатьне күзәтәләр, әңгәмәләр үткәрәләр. Балаларга саф һавада уйнарга үзләренә дә бик  ошый, чөнки  алар туйганчы  таудан шуалар, кардан төрле корылмалар, сыннар ясыйлар. Һәр баланың да урамнан битләре алсуланып, кәефләре күтәрелеп керә.

Укуга караш, кызыксыну иң беренче гаиләдә тәрбияләнә. Чөнки иң беренче китабын бала өйдә - әти-әни кулында күрә. Беренче әкиятләрне дә әти-әни авызыннан ишетә. Һәрбер гаиләдә, кечкенә генә булса да китапханә бар. 18 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Гаиләдә китапка караш нинди?” исемле темага сөйләшү үткәрелде. Китаплар безнең янәшәбездә генә: кулыңны гына сузарга кирәк. Алар безне ерак илләргә, маҗаралы сәяхәтләргә алып баралар, кызыклы кешеләр белән очраштыралар. 

18 декабрь көнне Балыклы авылы мәдәният йортының театр коллективы Алан авылы мәдәният йортында  Н.Гаетбайның “Аты барның –дәрте бар”  спектакле белән чыгыш ясадылар.

Татарстан киносы бәйрәменә республиканың кино тармагы ветераннары, Татарстан киноучреждениеләре хезмәткәрләре, Мәскәү һәм Россиянең башка төбәкләреннән иҗат коллективлары, «Татаркино»ның дуслары һәм партнерлары чакырылган иде.       

Театр елы уңаеннан, Айдар авылы китапханәсендә якташ актерларыбыз турында мәгълүматлар тупланган «Якташларыбыз театр сәхнәсендә» дип исемләнгән буклет төзелде.

2019 елның 18 декабрь көнендә Айдар авылында яшәүче  тыл ветераны Кәримова Асылбикә Тимергәзиз  кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Асылбикә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау  бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Айдар  авыл җирлеге башлыгы Рифат Хаҗиев Фаягөл апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Баландыш мәдәният йортында балалар өчен бию берләшмәсе эшләп килә. 17 нче декабрь көнне берләшмәгә йөрүче укучылар белән «Сәламәтлек һәм бию» дип исемләнгән әңгәмә оештырылган.

Үзәк авыл китапханәсендә Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан “Илемнең нигезе" дигән темага телдән журнал үткәрелде. Балалар дәүләтнең төп документы, анда илебез тормышын, аның гражданнарының хокукларын һәм бурычларын билгели торган төп законнар язылуын белделәр. Слайд презентация кулланып, балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, әкият геройларына үз хокукларын якларга булыштылар, илебез символлары, шулай ук Рәсәй дәүләтенең төп символлары — байрак, тугра һәм гимн барлыкка килү тарихы турында белемнәрен ныгыттылар. Балалар Россия байрагы төсләренең әһәмияте турында, Россия туграсында сурәтләнгән бөркетнең ике башы һәм өч таҗы ни өчен икәнлеге турында белделәр.Чараның ахрында рәсем конкурсы оештырылды.

Коррупциягә каршы тотрыклы-тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, хокукый аң һәм хокукый культура дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, 8 декабрь көнне Олы Нырсы авыл китапханәче көче белән авыл яшьләре өчен “Без барыбыз да төрле, әмма барысының да хокуклары бертигез" дип исемләнгән тематик әңгәмә оештырылды. "Әгәр сездән ришвәт таләп итсә" дигән белешмәлекләр әзерләнде һәм таратылды, Чара кысаларында "Татарстан-коррупциясез территория" видео - ролигы күрсәтелде. Әңгәмә “Гадел модада һәм дәрәҗәле» дигән эшлекле уен белән дәвам итте, аның барышында уеннарның берничә этабы, ситуацияләр һәм биремнәр үтәлде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International