ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

19 нчы декабрьдә   Теләче урта мәктәбендә “ Үсеш ноктасы” цифралы һәм гуманитар профильләр үзәгендә “ Информатика”, “ Технология”, ОБЖ фәннәре буенча ачык дәресләр үтте. Укытучылар Гаптрахманов Ф.Ф., Тимерханова Г.А.,  Абдурахманов А.П. ,Гатиятов Р.Р. ачык дәресләрдә үзләренең тәҗрибәләре белән  уртаклаштылар,  укучылар проектлар эшләрен якладылар.

 

Яңа ел алдыннан бөтен ил буенча яңа елга багышланган бәйрәм чаралары һәм тамашалар үткәрелә. 19 декабрь көнне безнең мәктәптә дә, гадәттәгечә, укучылар өчен әкияти тамаша булып узды. Балалар бу бәйрәмне түземсезлек белән көттеләр һәм алдан ук карнавал костюмнар һәм искиткеч матур күлмәкләр әзерләделәр. Бу көнне безнең укучыларны бәйрәмчә бизәлгән залда әкият геройлары-Кыш Бабай, Кар кызы, Леопольд һәм тычканнар көтә иде.

2019 елның 20 гыйнварында «Батыр» спорткомплексында 2005-2006 елгы, 2007-2008 елгы, 2009-2010 елгы укучылар арасында өстәл теннисы буенча район беренчелеге булып узды.

Бу чарага авылыбызның иң күп китап укучылары чакырылды. Алар белән әдәби викторина формасында уен оештырылды. Укылган китапларга анализ ясалды. Кар кызы килеп истәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйрәмебез чәй табыны артында тәмамланды.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан без 4 сыйныф укучылары белән «Книга Зимы» дип исемләнгән әңгәмә - викторина уздырдык. Китап авторларының исемнәрен һәм авторларын искә төшерделәр, анда кышкы ел фасыллары сурәтләнә, яки кышкы әкият персонажлары. Аннан соң «Угадай их какого произведения данное описание" дип исемләнгән викторина үткәрделәр.    Китапханәдә якынлашып килүче бәйрәмгә «Снежное слово зимы в литературных произведениях» дигән күргәзмә куелды.  Әлеге күргәзмә кыш анасының искиткеч тәэсирләре дөньясына чумарга мөмкинлек бирәчәк. Ә эрудицияле укучылар кроссвордның «Зимняя сказка» дигән сорауларына авырсынмыйча җавап бирә алачаклар.

В связи с этим днем  18 декабря в Саушкой сельской библиотеке было проведено мероприятие под названием «Чай здоровью –лучший друг». Здесь участвовали члены клуба «Ак калфак». Была организована книжная выставка «Татар халкында чәй йолалары». Библиотекарь познакомила с историей происхождения чая, местами выращивания и сбора его пути проникновения  в нашу страну, с правилами хранения и целебных свойствах чая.

Бүген Шәдке балалар бакчасында  зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар  презентация ярдәмендә кышкы урман белән таныштылар. Анда балалар бик кызыклы эйберләр күреп белделәр. Урмандагы хайваннар, кошлар  белән  таныштылар, аларның кышкы тормышларын  якыннан күрделәр. Балаларга бик күңелле булды.


19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы территориясендә кардан ясалган фигуралар эшләнә. Быел да искәрмә түгел. Бәйрәм алды кәефен тагын да күтәреп, күңелләрдә матурлык һәм хозурлык уятып балалар бакчасы территориясендә кардан ясалган фигуралар, әкият персонажлары барлыкка килә. Бу эш  бергәләп, күмәкләшеп башкарыла. Кар сыннары балалар бакчасына керү юлын бизәп тора.

Семинарның темасы «Табигый-фәнни дисциплиналарны укыту эчтәлеген һәм технологияләрен яңарту шартларында укыту.» Химия укытучысы Хәйретдинова М.Х. 9-10 сыйныф укучылары белән «Тикшеренү проектларын яклау» дип исемләнгән ачык чара күрсәтте. Биология укытучысы Гиниева И.Г. «Биология дәресләрендә терминнар белән эшләү» темасына доклад белән чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International