Олы Мәтәскә урта мәктәбендә Яңа елга әзерлек эшләре инде күптәннән башланды.Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән бергә кабинетларын кар бөртекләре белән бизәделәр.Дәресләрдән соң укучылар Яңа ел чыгышларын кабатлыйлар.Мәктәп ишегалдында һәр сыйныф кардан сыннар ясады. Ясалган сыннар безне кыш буена иртә белән каршы алырлар, дәресләр беткәч, елмаеп озатып калырлар, дигән теләктә калабыз.
18 нче сентябрь көнне Теләче урта мәктәбендә Татарстан Республикасы президенты кадрлар резервы А.А. Судакова белән очрашу булып узды. Креатив агенства җитәкчесе А.А. Судакова югары сыйныф укучыларына социаль проектлар төзү турында сөйләде. Очрашу бик нәтиҗәле үтте.
2019 елның 21 декабрендә Байлар Сабасында көрәш буенча 2002-2003, 2004 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Наил Хамидуллин истәлегенә республика турниры булып үтте. Барлыгы 15 районнан 170 спортчы катнашты. «Теләче» спорт мәктәбеннән дә көрәшчеләр чыгыш ясады.
Мәктәп тирәсендә, мәктәп эчендә тылысымлы бәйрәм атмосферасы, ә күңелләрне бәйрәм күтәренкелеге биләп алды. Шулай булмыйча соң: тиздән Чыршы бәйрәме җитәчәк. Мәктәп коллективы бу гүзәл бәйрәмгә тырышып әзерләнә. Укучылар илһамланып иҗат иттеләр: кардан сыннар ясадылар. Кар сыннарын бик теләп, иҗади процесс белән мавыгып башкардылар.
Теләче урта мәктәбенең яшь спортчылары Теләче муниципаль районында уздырылган ТАССР ның 100 еллыгына багышланган өстәл теннисы ярышларында катнаштылар. Яшь спортчылар командасы ярышларда уңышлы чыгыш ясады һәм I урын яулады,грамота белән бүләкләнде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!
2019 елның 21 декабрь көнендә Түбән Саурыш авылында яшәүче тыл ветераны Самигуллина Мәймүнә Гарифулла кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Мәймүнә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче җирле бүлеге башкарма сәркатибе Роберт Арсланов һәм Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Габделнур Маннапов Мәймүнә апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Алар Ленинград блокадасы, андагы кешеләр тормышы, батырлыгы турында таныштылар. Фильм укучыларга бик охшады.
Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре җитә. Теләче урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары бик теләп Яңа ел бәйрәмнәренә азерләнә. Укучылар һәм укучылар мәктәп тирәсендә кардан искиткеч сыннар ясыйлар. Алар барлык балалар һәм өлкәннәр кунелендә бәйрәм алды шатлыгын тудыралар.
Китапханә-төрле интерьерларда, шулай ук фотозонада сюжет төшерү өчен менә дигән урын. Ул укучыларны берләштереп уку, истәлеккә фотога төшерү, төрле чаралар уздыру өчен кулланыла.
Китапханәне рекламалау һәм укучыларны җәлеп итү максатыннан Баландыш авыл китапханәсендә дә «Мин укырга яратам» дип исемләнгән фотозона куелды. Китапханәнең китап укучылары бик теләп фотога төштеләр һәм уку өчен китаплар сайладылар.
19 нчы декабрьдә Теләче урта мәктәбендә “ Үсеш ноктасы” цифралы һәм гуманитар профильләр үзәгендә “ Информатика”, “ Технология”, ОБЖ фәннәре буенча ачык дәресләр үтте. Укытучылар Гаптрахманов Ф.Ф., Тимерханова Г.А., Абдурахманов А.П. ,Гатиятов Р.Р. ачык дәресләрдә үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, укучылар проектлар эшләрен якладылар.