Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре 6 февраль көнне Айдар авылында гомер итүче тыл ветераннары Абдуллина Халисә Сөнгатулла кызына, Файзрахманова Кәримә Борһан кызына һәм Каримова Асылбикә Тимергазиз кызына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган медаль тапшыруда катнаштык.
Бу юлы да берләшмәләргә йөрүчеләр белән “Туган як сыйлары хәрбиләрнең күңелен җылытсын! " акциясен оештырдылар һәм хәрби операция зонасында булган солдатлар өчен өй токмачлары кистеләр. Алар өй ашы сугышчыларыбызга көч һәм оптимизм өстәсен өчен үзләренең хезмәтләренә бөтен күңел җылысын һәм игелекле хисләрен салдылар. Ватаннан еракта безнең сугышчылар өчен посылка күңелле сюрприз булачак. Ватанны саклаучылар елы һәм якынлашып килүче 23 февраль- ир- егетләр бәйрәме уңаеннан да әлеге ризыкларыбыз хәрби хезмәттәгеләргә бәйрәм күчтәнәче булып барып ирешсен!
Бу чарада Казаклар авылы китапханәчесе Рахматуллина А.А. да катнашты. Тыл ветераннарына карата котлау сүзләре яңгырады, укучылар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
Авылыбызда тыл ветераннары санаулы гына калып бара. Алар фашизмны уртак җиңүгә зур өлеш керттеләр. Сугыш елларында алар тылда окоп казыганнар, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгәннәр. Аларның фидакарь хезмәтләре - яшьләр өчен менә дигән үрнәк.
Кече Кибәхуҗа авылы җирлеге җыены көнне Олы Кибәхужа авылы мәдәният йортында бай күргәзмә эшләде. Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары чыгышы да ямь өстәде. Җирлекне мәдәният хезмәткәре, Казаклар авылы китәпханәчесе, мәктәп коллективы белән бергәлектә эшләнгән чарага һәркем сокланып күз салды.
Татарстан Гербы кабул ителү көненә багышланган күргәзмә 6 февральдә Шармаш авыл китапханәсендә оештырылды. «Минем республика символлары» күргәзмәсендә тарихы китаплар тәкъдим ителә. Китапханәче Татарстан Республикасының гербын булдыру тарихы белән таныштырды, хәзерге дәүләт символының 1992 елның 7 февралендә Татарстан Республикасының Югары Советында расланганлыгы турында сөйләде. Барлык кунакларга «РТ символлары» исемле буклет тапшырылды.
«Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы» юбилей медальләрен район башлыгы Айрат Фатхуллин Олы Мишә һәм Әбде авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарына тапшырды.
Әңгәмә үткәрүнең максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, зарарлы гадәтләргә дөрес мөнәсәбәт тәрбияләү, укучыларның наркомания турында белемнәрен һәм аңа мөнәсәбәтен ачыклау, наркотикларның кеше организмына зарарлы йогынтысы турында белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту.
6 февраль көнне Олы Нырсы авыл җирлегенә кергән Иске Карабаян авылында гомер итүче Макаров Сергей Степановичка район җитәкчелеге белән берлектә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган медаль тапшырылды.
Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә патриотик тәрбияви эш алып барыла. 5 нче февраль көнне
"Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче нәниләребез белән “Күгәрчен- тынычлык символы” дип исемләнгән чара уздырылды. Күгәрчен - символик кош. Балалар кәгазьдән чисталык, мәхәббәт һәм тынычлык символы - күгәрченнәр ясадылар.
Илләребез тыныч, күкләребез аяз, балаларыбыз әти- әниле булып үссеннәр.
135 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, күренекле рус шагыйре, прозачы, тәрҗемәче, алтын гасырның иң якты вәкиле, Нобель премиясе лауреаты Борис Пастернакның тууына, китапханәдә «Берәү һәрбересенә, һәрберсенең—үзе…» исемле китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәдә язучының тормышы һәм иҗаты турында әдәби әсәрләр, шулай ук рус культурасының алтын фондына кергән авторның иҗатлары тәкъдим ителгән. Күргәзмәдә укучыларга шигъри җыентыклар, новеллалар, язучының иҗатын өйрәнүче студентлар һәм укучылар өчен ярдәмлек әдәбият, шулай ук данлыклы «Доктор Живаго» романы тәкъдим ителә.