ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2024 ел
шимбә

Программада биюләр, җырлар, геройлар белән уеннар булды, балалар шигырьләр сөйләделәр һәм әйлән-бәйлән уйнадылар. Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм бизәкле чыршы балаларга могҗиза тудырды. Тамаша башланганнан бирле әкият геройлары төлке, бүре, Кар бабай һәм Кар Кызы балаларны әкиятнең тылсымлы дөньясына җәлеп итте. Барысы да канәгать калды.

Яңа китаплар карау, матур иллюстрацияләргә соклану, әдәби геройлар дөньясына чуму нинди күңелле.

 “Яңа елга - яңа китап белән” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү оештырган Теләче үзәк китапханәсе үз укучыларына яңа китаплар һәм вакытлы матбугат белән танышырга тәкъдим итә.


27
декабрь, 2024 ел
җомга

Бу көнне Үзәк авыл китапханәсендә урта һәм өлкән сыйныф укучылары әти-әниләренә открытка ясауда актив катнаштылар.

29 декабрь көнне шагыйрь, драматург, фольклорчы - галим, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел тула. Нәкый Исәнбәт - ХХ гасыр татар әдәбияты классигы, тел-әдәбият хәзинәләрен, тарихи ядкәрләрен, фольклорын җыю-барлау, гыйльми өйрәнү һәм аларны системага салып, бастырып чыгару өлкәсендә гомере буе армый-талмый эшләгән күренекле галим-энциклопедист. Шул уңайдан, 27 декабрь көнне Теләче үзәк китапханәсендә “Нәкый Исәнбәт-зур шәхес” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турындагы материаллар һәм аның әсәрләре тәкъдим ителде.

29 декабрьдә күренекле татар язучысы, шагыйрь, галим-филолог, фольклорчы-Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел тула. Шул уңайдан, 26-27 декабрь көннәрендә Айдар авыл китапханәсендә "Гасырны үзенә сыйдырган иҗат" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Нәкый Исәнбәт татар фольклорын өйрәнүче галим,  татар әдәбиятын, сүз сәнгатен төрле юнәлештә үстерүче, татар халкының яшәү рәвешен тирәнтен белгәнлектән, аның бүгенгесен генә түгел, ә ерак тамырларын да ачучы  буларак киң танылган


26
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024нче елның 25декабрендә Батыр спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2009 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы һәм Баландыш авылы Кубогына район беренчелеген уздырды.

2024 елның 29 декабрендә язучы, драматург, мәшһүр галим, фольклорчы, Татарстанның халык язучысы, Татарстан АССР ның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәкый Исәнбәтнең 125 еллык юбилее билгеләп үтелә. Н. Исәнбәтнең күп кенә шигырләре җыр булып яңгырый. Андыйлардан «Уракчы кыз», «Бормалы су», «Гармун», «Син сазыңны уйнадың», «Илкәем» һ.б. санап үтәргә була.

Әңгәмә барышында укучылар «коррупция» төшенчәсен аңладылар, аның формалары һәм һәр граждан өчен нәтиҗәләре белән таныштылар. Укучылар илебездәге коррупция тарихын анализладылар һәм бу күренешнең борынгы тамырлары барлыгын ачыкладылар.

Казаклар авыл китапханәсендә “Книжный хоровод у зимних ворот” дип исемләнгән шигъри уен кичә үтте Чарада балалар кыш турында хикәяләр һәм шигырьләр тыңларлар һәм үзләре укырлар, кызыклы уеннарда катнаштылар, башваткычлар чиштеләр.

2024нче елның 25декабрендә Батыр спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2009 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы һәм Баландыш авылы Кубогына район беренчелеген уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International