Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2025 елның 09 гыйнварында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
25 декабрь көнне “Батыр” спорткомплексында авылыбызнын алдынгы комбайнчысы, Республиканың Атказанган механизаторы Миннегали Сафин истәлегенә 2009 елда туган һәм аннан да кечерәк яшьтәге малайлар, яшүсмер егетлэр арасында район беренчелегенә һәм Баландыш авылы Кубогына татарча көрәш ярышлары булып үтте. Унсигезенче тапкыр үткәрелгән бу ярышта безнең мәктәп укучылары беренче урынны яулады. Котлыйбыз!(Тренерлары- Залялиев Ф. Ф., Галимов Д. И.)
Яңа ел иҗаты - вакытны кызыклы һәм файдалы итеп уздыруның менә дигән ысулы. Иҗат белән шөгыльләнеп, балалар рәсем ясарга, Кыш Бабай, Кар кызы, кар бабай, чыршылар, бүләкләр һәм башка төрле Яңа ел символларын ясарга өйрәнә алалар. Моннан тыш, яңа ел тематикасына иҗат итү иҗади сәләтләрне, фантазияне һәм хыялны үстерергә ярдәм итә.
Анда рухи байлык алудан тыш, язучылар белән очрашасың, яңалыкларны белергә омтыласың... Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Ел ахырында ел саен китапханәдә «Иң күп китап укучылар» белән очрашу оештырыла. Бу чара быел да 24 нче декабрь көнне үткәрелде. Чарада яратып укыла торган китаплардан китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Актив китап укучылар белән кызыклы сорауларга җавап формасында уен оештырылды. Чара бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.
24 декабрь көнне Теләче районында Балалар сәнгать мәктәбе, «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсе Балалар китапханәсе белән берлектә Яңа елга багышланган уен - квест үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре балалар өчен Ш.Перро әсәрләре буенча әдәби станция әзерләделәр. Биш командадан торган катнашучылар «Итекле песи» дип аталган кроссворд чиштеләр. Кичә Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән берлектә Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.
1 нче кечкенәләр һәм 2 нче кечкенәләр төркем балалары Кыш бабай һәм Кар Кызы белән күңел ачтылар, кыш турында шигырьләр яратып укыдылар, әкият геройлары белән бергә җырладылар, биеделәр, күңелле уеннарда катнаштылар. Барысы да Яңа ел бүләкләре һәм искиткеч бәйрәм кәефе алдылар!
Гаилә-ул терәк һәм көч чыганагы. Нык, тату күп балалы гаиләләр мәхәббәт, игелек, әхлак һәм рухилык кебек мөһим кыйммәтләрне саклыйлар һәм тапшыралар. Алар көчле җәмгыять һәм көчле ил өчен нигез булып тора. Күп балалы гаилә-бәхет кенә түгел, ул зур хезмәт һәм зур җаваплылык.
21 декабрь көнне Пушкин картасы федераль программасы кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсендә "Яңа елга чыршы уенчыгы" ясау буенча мастер-класс уздырылды. Китапханәчеләр балаларга Яңа ел бәйрәме, Яңа ел уенчыгы тарихы, Яңа Елның иң популяр символлары турында кызыклы кызыклы хикәя сөйләделәр. Балалар Яңа ел уенчыгын кәгазь, җилем һәм кайчы ярдәмендә ясадылар.
Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында Яңа ел иртәләре башланды, һәм бизәкле чыршыга беренче булып уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре килде. Балалар Кыш бабай һәм Кар Кызы, әкият геройлары Убырлы карчык, Шурале һәм Мияу батыр белән очраштылар. Балалар матур чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы белән күңел ачтылар. Алар әйлән-бәйлән йөрделәр, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар, биеделәр. Әлбәттә инде балалар янына Кыш бабай бүләкләр белән килде. Бәйрәм балаларга бары тик уңай эмоцияләр генә китерде һәм Яңа елны якынайтты.
19-21 декабрьдә Буа шәһәрендә "Теләче" өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбиров җитәкчелегендәге 2007-2008 елгы яшүсмерләр командасы мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге финалында катнашты. Ярышларда 12 команда катнашты. Безнең команда составына Яхин Ислам, Исмәгыйлев Самир, Зәйниев Риназ, Ибраһимов Делюс, Фатихов Руслан, Абдуллин Самир, Ибраһимов Илназ, Мөхәммәтшин Ралиф керде. Безнең егетләр 3 нче урынны алдылар..Яхин Ислам беренчелекнең иң яхшы өч уенчысының берсе дип танылды.