Абде авыл китапханәсе мәдәният йорты директоры белән бергәләп иң күп балалы гаиләгә - Ванишиннарга бардылар, анда ата-аналарның 6 баласы бар һәм тагын җиденчесен көтәләр. Чара башында без аларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдык, балалар бик теләп «Гаилә калейдоскобы» интерактив уенда актив катнаштылар, анда алар гаилә кыйммәтләре һәм зур гаиләдәге тормыш темасына үз белемнәрен тикшерә алдылар. Күркәм гадәт буенча, очрашу тәмле чәй эчү белән тәмамланды. Күңелле әңгәмә вакытында, чәй эчкәндә, әти-әниләр күп балалы гаиләдәге тормыш турында кызыклы тарихлар белән уртаклаштылар, аралаштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар. Очрашу кызыклы, бай эчтәлекле булды.
22 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә якташ язучыбыз Мәхмүт Хәсәновның тууына 97 ел тулу уңаеннан ”Аҗаганнар уйнаткан әдип” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче укучыларны М.Хәсәновның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, укучылар юмористик хикәяләрен укыдылар. Язучының иҗаты белән танышу өчен, китапханә фондында булган китапларыннан “Шушы яктан, шушы туфрактан без!” исемле китап күргәзмәсе оештырылды.
Гаилә җәмгыятьнең иң мөһим институтларыннан берсе һәм шәхесне социализацияләүнең иң беренче баскычы булып тора. Күп балалы гаилә көне тормышыбызда аның мөһимлеге турында уйланырга, якыннарыбызга һәм туганнарыбызга игътибарлы булырга мөмкинлек бирә.
Күп балалы гаилә көне алдыннан һәм 2024 елда Россия Федерациясе Президенты тарафыннан игълан ителгән Гаилә елының ябылуы уңаеннан Иске Җөри авыл модель китапханәсендә "Минем гаилә - минем таянычым" исеме астында очрашу узды. Китапханәчеләр күп балалы әниләрне котладылар. Алар өчен конкурслар, уеннар әзерләнгән иде. Яшь катнашучылар әниләре белән бергә һәр гаилә өчен әзерләнгән биремнәрне рәхәтләнеп үтәделәр һәм конкурсларда җиңү өчен дәртләнеп көрәштеләр. Чара күңелле һәм кызыклы үтте. Барлык катнашучылар да бүләкләр алдылар.
Һәр кешегә гаилә, үз йорты булу мөһим. Гаилә-ул ныгытма, авырлыклардан котылу, таяныч һәм ярдәм, рәхимсез дөньядан яклау. Нык гаилә җылылык, ямь һәм тынычлык бүләк итә. Чөнки өйдә безне яратучы, аңлаучы, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган туганнарыбыз чолгап ала. Гаиләдә бер-береңә мәхәббәт хөкем сөрергә тиеш, моны һәркем белә. Гаилә хакына үз вакытыңны, теләкләреңне корбан итәргә әзер булырга, якыннарың алдында җаваплылык тоярга, аларга тиешле игътибар бирергә кирәк. Гаиләнең матурлыгы балаларда. Гаилә елы уңаеннан 21 нче декабрь - Күп балалы гаиләләр көне дип игълан ителде. Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Минем гаиләм-минем горурлыгым» дип исемләнгән чара белән бу көнне билгеләп үттеләр. Чарага күп балалы гаиләләрнең әниләре чакырылды.
Гаиләне дөүләтнең нигезе диләр. Гаилә нык булса, дәүләттә нык була. Гаилә кеше тормышында иң мөһим, иң кирәкле нәрсә. Матур гаилә кору, анда бер – береңә ярдәмләшеп яшәү - һәрберебезнең изге бурычы. 21 декабрь көнне без, Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Балалы гаилә – тату гаилә” дигән исем белән күп балалы Мөхәммәтали һәм Низара гаиләсендә очрашуда булдык. Күп балалы гаилә – ул үзе яхшы да, начар да түгел, бу үзенең уңай һәм тискәре яклары булган, үз шатлыклары һәм проблемалары булган башка гаилә дөньясы кебек аерым бер дөнья.
Китапханәчеләр хайваннар һәм үсемлекләрнең югалып бара торган төрләре, кеше тормышында урманның роле һәм планетаның экологик проблемалары турында сөйләделәр. Китаплар ярдәмендә экологик викторина сорауларына җавап бирделәр, табигать турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Кызыл китаптагы сирәк очрый торган хайван һәм үсемлек төрләре белән таныштылар.
Мәктәптә хезмәт дәресләрендә аларның ничек итеп кисүен һәрберебез хәтерли. Һәм бу көнне һәр укучының иң матур һәм үзенчәлекле «кар бөртеге» ясау мөмкинлеге бар иде. Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә 19 декабрь көнне «Серле кар бөртеге» дигән исем белән мастер - класс үткәрделәр. Китапханәче кәгазьдән кар бөртекләре ясау техникасы белән таныштырды. Дустанә атмосферада балалар кар бөртекләрен кистеләр һәм матур, серле кар бөртекләрен күреп алар бик шатландылар.
19 декабрь көнне Теләче җирлекара китапханәсендә “Яшь гаилә” клубы белән берлектә “Яңа ел бизәкләре” дип исемләнгән күңел ачу чарасы узды. Чараны алып баручы Яңа елны бәйрәм итү тарихы, традицияләре, төрле илләрнең Яңа ел гореф-гадәтләре белән таныштырды. Мәдәни чара барышында катнашучылар өчен әдәби конкурслар, күңелле уеннар оештырылды. Чараның икенче өлешендә фетрдан яңа ел уенчыклары ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
Күңелле чара һәммәсенә дә тантаналы аралашу, иҗади атмосфера һәм бәйрәм кәефе бүләк итте. Бәйрәм “Яңа ел фотозонасында” истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
Сәламләү сүзе белән балалар бакчасы мөдире Дәүләтшина Алисә Нурислам кызы котлады. Ул һәр кеше тормышында гаиләнең әһәмиятен ассызыклады. “Гаилә-һәр кеше өчен тормышта иң мөһиме. Ул мәхәббәттә, үзара аңлашуда, ышанычта, бер-берсен кайгыртуда тора. Нык, бәхетле гаиләләр - җәмгыятьнең чәчәк атуы һәм үсеш нигезе”, - дип билгеләп үтте ул.