Әлеге күргәзмәдә Л. Шәехның «Үзем белән очрашу», Р.Әхмәтҗановның “Гомер биштәре”, Л. Әбүдәрованың “Мандариннар”, И. Биектаулының “Кайтавазлы биеклек”, Х. Ибраһимның “Бәхетсез җаннар”, Ф. Мөслимованың “Каен җылысы” һәм башка бик күп кызыклы китаплар куелган.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елдагы 8 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.
«Сәламәтлек марафоны» ның максаты - халык арасында спортны популярлаштыру һәм халыкны сәламәт яшәү рәвешен алып баруга җәлеп итү. Әлеге чара бүген Иске Җөри урта мәктәбендә үтте.
"Ветераннар янәшәдә яши" акциясенә кушылып иң күп китап укучы Тәслимә апа белән очрашу үткәрделәр.
Югары Кибәхужа мәдәният хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Көзге игелек атнасы-игелекле эшләр" акциясендә катнаштылар.
Зурлар төркеменә йөрүче балалар, тәрбияче апалары белән чәчәк орлыклары җыйдылар,орлыкларны киптерергә коры урынга урнаштырдылар.
11 нче сентябрь көнне Теләче урта мәктәбендә “Пожар булган очракта һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында мәктәп коллективын эвакуацияләүне оештыру” дигән темага өйрәнү эвакуациясе үткәрелде.
Бүген зурлар төркеме балалары, тәрбиячеләре Исхакова Л.Ф һәм Сабирҗанова Л. М. белән берлектә, балалар бакчасы территориясе буйлап көзге экскурсия үткәрделәр. Экскурсия барышында тәрбиячеләр балаларга елның иң матур вакыты – алтын көз турында, аның сынамышлары турында сөйләделәр.
10 сентябрь көнне Максабаш авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә Максабаш авылы балалар бакчасында #ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН # МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН” акциясе кысаларында, “Яхшы сүзләр көне” үздырдылар.
«Экстремизмга - ЮК!” айлыгы кысаларында Баландыш авыл китапханәсендә «Үзеңнең һәм якыннарыңның гомерен саклап калу! " дип исемләнгән акция узды.