«Сәламәтлек марафоны» проекты Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрендә үткәрелә.

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Сәламәт яшәү рәвеше  ул беренче чиратта спорт һәм физик культура белән шөгыльләнү. Гаиләдә бу мәсьәләгә уңай караш булганда балалар да, олылар да  аның белән шөгыльләнәләр. «Сәламәтлек марафоны» проекты Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрендә үткәрелә. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында республика шәһәрләрендә һәм районнарында даими рәвештә спорт чаралары, ярышлар һәм фестивальләр үткәрелә. «Сәламәтлек марафоны» ның максаты - халык арасында спортны популярлаштыру һәм халыкны сәламәт яшәү рәвешен алып баруга җәлеп итү. Әлеге чара бүген Иске Җөри урта мәктәбендә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International