Теләче үзәк китапханәсенең уку залында "Яңа китаплар дөньясы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Әлеге күргәзмәдә Л. Шәехның «Үзем белән очрашу», Р.Әхмәтҗановның “Гомер биштәре”, Л. Әбүдәрованың “Мандариннар”, И. Биектаулының “Кайтавазлы биеклек”, Х. Ибраһимның “Бәхетсез җаннар”, Ф. Мөслимованың “Каен җылысы” һәм башка бик күп кызыклы китаплар куелган. Күргәзмәгә рәхим итегез!