ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2019 ел
сишәмбе

15 май  -Рәсәйдә Халыкара гаилә көне буларак билгеләнеп утелә. Әлеге уңайдан 20 май көнне Максабаш авылы мәдәният йорты директоры ООО «Тукаш» хезмәткәре hәм авыл җирлеге житәкчесе Ф.Р.Махмутов белән берлектә Максабаш авылының 50 ел бергә гомер иткән күркәм пары-Гариповлар гаиләсен бәйрәм белән котладылар.

Район мәгариф булеге методисты Саетова Анна Николаевна җитәкчелегендә Теләче балалар бакчаларының бер төркем белгечләре (логопед, психолог, рус теле белгече) методик максат белән бүген безнең Шәдке  балалар бакчасына килделәр Рус теле белгече Ярмиева Зөлфия Мидһәт кызы, балалар белән белем тәҗрибәсен белү максатыннан уеннар уйнап,әңгәмә үткәрде.  Логопед Шәймарданова Миләүшә Наил кызы балаларның артикуляциясен тикшереп, тәрбиячеләр һәм ата-аналар өчен киңәшләрен калдырды. Психолог Хаҗипова Сәйлән Нәгыйм кызы мәктәпкә әзерлек төркеменең һәр баласы белән мәктәпкә әзер булу яки булмавын тикшерде. Балаларыбыз югалып калмыйча килгән кунаклар белән ачыктан ачык сөйләшеп, булган белемнәрен җиткерделәр.

20 мая в Торгово-промышленной палате Республики Татарстан состоялся круглый стол «Эффективное партнерство: город и село», организаторами которого выступили ГБУ «Центр компетенций по развитию сельскохозяйственной кооперации в Республике Татарстан» и Департамент развития и поддержки предпринимательства Торгово-промышленной палаты. Встреча прошла в рамках бизнес-форума «Весенняя неделя предпринимательства РТ - 2019». В мероприятии приняли участие организаторы интернет-площадок, реализующих сельскохозяйственную продукцию, представители МФХ, сельскохозяйственных потребительских коопераций, заинтересованных в продвижении и реализации своей продукции.

Бары тик уен аша гына бала аның әйләнә-тирә дөньясын белә. Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеме тәрбиячесе балаларга  «Хастаханә» сюжетлы-рольле уен оештырды, чөнки балалар әлеге сюжетлы рольле уен уйнарга бик яраталар. Медицина хезмәткәре һөнәре: табиб яки шәфкать туташы элек-электән мөһим, кирәкле һәм хөрмәтле санала иде, чөнки алар безнең сәламәтлегебез турында кайгырталар. Ә сәламәтлек-һәр кешенең иң зур байлыгы.

“Теләче” спорт мәктәбенең 2 командасы данын Шәтке,Теләче, Олы Мәтәскә һәм Иске Җөри урта мәктәбе кызлары  яклады. Барлыгы 7 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Теләче-1 командасы 4 урын яулады. 

          Әлеге  ярышта  катнашу мөмкинлеге тудырган өчен  ООО “Агролак” ширкәте генераль директоры Гыйләҗетдинов Ф.Ф. олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

2019 елнын 20 -22 май коннэрендэ Олы Мишэ, Узэк, Шэтке авыл жирлеге территориясендэ яшэуче шэхси затларнын трактор, тагылма арба хэм узйорешле машиналарына техник карау уздырылды.  Тикшеру барышында аларнын регистрация документлары, техникаларнын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды.

 

31 мая 2019 года Уполномоченным по правам ребенка в Республике Татарстан  совместно с республиканскими министерствами и ведомствами с 10.00 до 13.00 на базе Дома дружбы народов Татарстана (г. Казань, ул. Павлюхина, д.57) запланировано проведение Дня правовой помощи гражданам, приуроченного к Международному Дню защиты детей.

21 мая 2019 года в Атнинском  государственном драматическом театре им. Г.Тукая Атнинского муниципального района состоялась акция «Татарстан-территория крепких семей», и зональный отборочный тур XV Республиканского конкурса  красоты, материнства  и семьи «Нечкәбил 2019» и круглый стол на тему «Точка трезвости».

18 нче майда Теләче урта мәктәбендә 10 -11 нче сыйныф укучылары өчен  яшьүсмерләр арасында  төрле күңелсез хәрәкәтләрне кисәтү буенча “ Синең сайлау  “ дигән профилактика чарасы үтте .Чарада    полиция участокларының бүлек җитәкчесе  И.Н. Зиннәтуллин, мәгариф бүлеге педагог – психологы  С.Н.Хазипова, яшьусмерләр белән эшләү комиссиясе секретаре М.Ф. Хәнәфиева һәм “Форпост” директоры   Р.Р. Сәйфутдинов, Теләче урта мәктәбе директоры Р.Р. Нәҗипов катнашты. Очрашу бик файдалы үтте.

Шахмат бәйгесендә Абдурахманов А. П. җитәкчелегендәге Теләче №1,№2, №3 балалар бакчаларында  «Шахмат» түгәрәгенә йөрүче 6-7 яшьлек 20 бала көч сынашты. Турнирның барышын мәртәбәле жюри : мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты - Саетова А.Н, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү үзәге директоры - Имамиев Т. күзәтте. Ә Теләченең 3нче балалар бакчасы педагоглары Сафина Р. К.,Сабирзянова Л. Р., Хузина Р. Г. әзерлек төркеме балалары белән концерт номерлары әзерләделәр. Турнир барлык кагыйдәләр буенча узды. Турнир барышында катнашучылар кызыклы уен комбинацияләре, шахмат партияләренең гадәти булмаган карары белән гаҗәпләндерде. Дулкынлануны җиңеп, һәр катнашучы җиңүгә омтылды. Турнир балаларның яхшы әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларда уенга карата кызыксыну формалаштыруга ярдәм итте. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International