Уен-мәктәпкәчә яшьтәге балалар эшчәнлегенең төп төре.

2019 елның 28 мае, сишәмбе

Бары тик уен аша гына бала аның әйләнә-тирә дөньясын белә. Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеме тәрбиячесе балаларга  «Хастаханә» сюжетлы-рольле уен оештырды, чөнки балалар әлеге сюжетлы рольле уен уйнарга бик яраталар. Медицина хезмәткәре һөнәре: табиб яки шәфкать туташы элек-электән мөһим, кирәкле һәм хөрмәтле санала иде, чөнки алар безнең сәламәтлегебез турында кайгырталар. Ә сәламәтлек-һәр кешенең иң зур байлыгы.

Уен онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Балалар «ак халатлы кешеләр» һөнәре турында бик күп кызыклы һәм яңа мәгълүмат алдылар, аларның эшенең әһәмиятен аңладылар, үзләрен пациент ролендә дә, табиб ролендә дә сынап карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International