МЕТОДИК КӨН

2019 елның 28 мае, сишәмбе

Район мәгариф булеге методисты Саетова Анна Николаевна җитәкчелегендә Теләче балалар бакчаларының бер төркем белгечләре (логопед, психолог, рус теле белгече) методик максат белән бүген безнең Шәдке  балалар бакчасына килделәр Рус теле белгече Ярмиева Зөлфия Мидһәт кызы, балалар белән белем тәҗрибәсен белү максатыннан уеннар уйнап,әңгәмә үткәрде.  Логопед Шәймарданова Миләүшә Наил кызы балаларның артикуляциясен тикшереп, тәрбиячеләр һәм ата-аналар өчен киңәшләрен калдырды. Психолог Хаҗипова Сәйлән Нәгыйм кызы мәктәпкә әзерлек төркеменең һәр баласы белән мәктәпкә әзер булу яки булмавын тикшерде. Балаларыбыз югалып калмыйча килгән кунаклар белән ачыктан ачык сөйләшеп, булган белемнәрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International