ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2019 ел
дүшәмбе

4 май көнне Теләче стадионында  балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге 2006-2007 елгы, 2008 елгы һәм кечерәк яшүсмерләр арасында футбол буенча  “Күн туп”  Рәсәйкүләм ярышларның муниципаль  этап ярышларын үткәрде. Ярышларда районның 9 мәктәбеннән 120 гә якын яшь спортчы катнашты.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча «кайнар линия» үткәрелә 


12
май, 2019 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче муниципаль районына эш сәфәре кылды. Ул район кырларында чәчү эшләре барышы белән танышты. 


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

Ватан һәм халкыбыз иминлеге хакына яу кырларында тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп,  киләчәгебезне һәм яшәешебезне саклап калган кешеләрнең  уллары, кызлары, оныклары исеменнән, бөтен Теләче районы халкы исеменнән Сезне ихлас күңелдән мөкатдәс бәйрәм – Бөек Ватан сугышында  Җиңүнең 74 еллыгы белән котлыйм һәм Сезгә чын йөрәктән олы ихтирам хисләремне җиткерәм.


4
май, 2019 ел
шимбә

Алар “Дүрт дус” әкиятен карап, сәхнә арты тормышы белән таныштылар. Соңыннан бәйрәм түгәрәк өстәл артында дәвам итте.

27 апрель көнне Югары Кибәхуҗа мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре  “Агач утырту көне” акциясенә кушылып мәдәният йорты территориясенә агач утырттылар.

30  нче  апрель көнне Иске Җөри урта мәктәбе базасында “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2019” хәрәкәте яшь инспекторлар командалары  республика конкурсының район этабында катнаштылар.  Теләче урта мәктәбе яшь инспекторлар командасы әлеге ярышта III урынны яулады. Команданы конкурска   Р.Р. Гатиятов әзерләде. Уңышларыгыз белән котлыйбыз!

3 майда Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Обелиск” акциясе уздырылды. Обелиск янындагы территория чүп-чардан чистартылды, тротуарлар себерелде. Акция барышында укучылар обелискның салыну тарихы белән таныштылар, һәлак булган сугышчыларның исемнәрен ачыкладылар. 

Анда катнашучылар үзләренең сәламәтлекләрен, гомерләрен куркыныч астына куеп  радиациягә каршы көрәшүләре турында сөйләде.

Татар әдәбиятын үстерү тарихына ул милли шигъриятнең нигезен салган һәм аның классик стилен тудырган бөек халык шагыйре буларак кергән. Аның гаҗәеп поэмалары, әкиятләре, шигырьләре күп кенә китап укучылар тарафыннан яратып кабул ителде.  Чара укучылар Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты белән танышудан башланды, аның барышында шагыйрьнең шигырьләре яңгырады, балалар башкаруында «Туган тел» җыры башкарылды. Аннан соң балалар викторина сорауларына җавап бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International