ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2019 ел
шимбә

Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә "Экояз-2019" акциясе кысаларына кушылып  "Күңелле балачак" клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән обелиск тирәсен чистарттылар.   

Китапханәдә  “Без табигать хуҗалары: табигатьне саклау - ул, туган илеңне – саклау” исемле китап күргәзмәсе куелып, “Агачлар һәм тирәкләр - туган җир яме” темасына әңгәмә уткәрелде, “Дару үләннәре” темасы белән библиографик исемлек төзеп, китап укучыларга тәкъдим ителде.

26 апреля в рамках недели Весеннего добра библиотекарь Саушской сельской библиотеки посетила на дому ветерана тыла, которая работала в доме культуре и в библиотеке техничкой. Равия апа живет одна, занимается вязанием, читает газеты- журналы.

Әлеге чарада "Тылсымлы сүзләр" берләшмәсе әгъзалары катнашты. Китапханәче Габдулла Тукай шигырьләрен һәм әкиятләренең образлы телен тоярга һәм аңларга өйрәтте.

"Эковесна-2019" Республика айлыгы кысаларында, 25 апрель көнне Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре юл буе территорияләрендә чүп-чар җыйдылар".

Һөнәрләрне популярлаштыру максатыннан, Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы кысаларында «Мин һәм минем һөнәрем» фотоконкурсы игълан ителде. Күкчә авылы китапханәчесе бу конкурста катнашты һәм жюри бәяләве өчен берничә фотосурәт җибәрде.

Максабаш авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә әлеге акция уңаеннан   территориягә агачлар утырттылар.

Тирә-юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы, агачлар утырту - барыбызның да уртак бурычы ул. Әлеге акциягә Урта Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре дә кушылды. Үзләренең территорияләренә 10 төп нарат үсентесе утырттылар.

Ятимлектә үсеп, бу дөньяда нибары 27 ел гомер яшәп, күп томлы мәңгелек әсәрләр иҗат итеп калдырган, исеме Пушкин белән янәшә куелырлык бөек шагыйре булган татар халкының тарихта үз урыны бар. Тукай иҗатында - аның шигырьләрендә, проза әсәрләрендә - бүгенге көннең күп сорауларына җавап табып була. Аның иҗаты безгә һәрчак якын. 25 апрельдә Алан авылы китапханәсендә “Сабыйга” китап укучылар берләшмәсенә йөрүче балалар өчен, районыбызда игълан ителгән “Язлар безгә Тукай белән килә “ акциясе кысаларында, шагыйрьнең иҗатына багышланган “Без-Тукай оныклары” дигән тематик кичә үткәрелде.

Тукайның татар халкы өчен әһәмиятен тулысынча ачып бирерлек сүзләр табуы кыен. Аның шигырьләрендә татар халыкның рухы яши. Районыбызда игълан ителгән Тукай айлыгы кысаларында, Алан авылы китапханәсендә апрель аенда, бөек шагыйрьнең күпкырлы иҗатын чагылдыручы “Язлар безгә Тукай белән килә!” дигән  китап күргәзмәсе эшләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International