ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2019 ел
шимбә

27 апрель көнне Шәтке авылы мәдәният йортында китапханәче Галимуллина К. Х. һәм Габдуллина Ф. Н. Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан“Шигъриятнең һәйкәленә язлар һаман шулай гөлләр китап "  дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Г. Тукай татар әдәбияты тарихына татар шигъриятенә нигез салган бөек халык шагыйре буларак кереп калды. Кыска гына авыр гомер кичереп, Габдулла Тукай иҗат белән яши. Аның әсәрләре хәзер дә, бер гасырдан соң да актуаль, матур һәм күңелләргә үтеп керә. Чара барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның сүзләренә җырлар башкардылар, бөек татар шагыйре шигырьләрен укыдылар. Электрон презентация күрсәтелде. Балалар бик канәгать калдылар.

Бу юлы да, 28 апрель көнне, Г. Тукай әкиятләре балалар рәсемнәрендә, хисләр, илһам белән башкарылды. Шулай итеп, дулкынландыргыч, мәхәббәт белән балалар үзләренең яраткан әкият геройларын ясадылар. 

Бу якынлашып килүче зур бәйрәм белән аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Теләче муниципаль районы башлыгы Ильдус Зарипов исеменнән котладылар, котлау открыткалары һәм кучтәнәч тутырылган пакет тапшырдылар.

26 - 28 нче апрель көннәрендә Теләче урта мәктәбенең яшь спортчылары   “ Президент бәйгеләре” Бөтенроссия спорт ярышларында катнаштылар һәм йөзү буенча  III  урын алып кайттылар. Республика ярышларына яшь спортчыларны Теләче урта мәктәбе директоры Р.Р. Назипов әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!

"ТР Юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" ДКУ оештыру-аналитик бүлегенең әйдәп баручы белгече Ягъфәрова Г. Н. катнашында Теләче 3нче номерлы  балалар бакчасында төрле яшьтәге балалар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча даими профилактик эш алып барыла. Безнең балалар ел саен юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен исбатлыйлар.

Өмәдә Теләче 3 нче  номерлы балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты. Коелган яфраклардан газоннар чистартылды, уен мәйданчыклары себерелде, бордюралар буялды. Нәтиҗәдә-матур һәм төзекләндерелгән балалар бакчасы территориясе.

29 апрель  көнне  Үзәк мәдәният йортында   җыр, бию, нәфис сүз буенча конкурс  узды. Чара инглиз телендә барды.

Барлыгы 7 команда катнашкан әлеге ярышларда “Теләче” спорт мәктәбеннән Шәтке, Теләче һәм Олы Мәтәскә урта мәктәбе кызларыннан торган ике команда катнашты.

“Теләче” спорт мәктәбе командасы данын Шәтке,Теләче, Олы Мәтәскә урта мәктәбе кызлары  яклады. Барлыгы 6 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Теләче районы командасы 5 урын яулады. 

          Әлеге  ярышта  катнашу мөмкинлеге тудырган өчен  ООО “Агролак” ширкәте генераль директоры Гыйләҗетдинов Ф.Ф. олы рәхмәтебезне җиткерәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International