Бәйрәмдә район мәдәният йортының «Сандугач» гармунчылар ансамбле катнашты, аларга Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
28 нче апрель көнне Лаеш,Мамадыш, Саба районнары театр коллективлары уңышлы гына чыгыш ясады.
29 апрель көнне Башкортстан Республикасынын “Мизгелләр” халык театры коллективы Т.Миннулинның “Гөргери кияүләре” һәм Теләче район мәдәният йортының “Сердәш” халык театры Г.Зәйнашеваның “Гайфи бабай, өйлән давай” спектакле белән чыгыш ясаячаклар.
Мәктәп укучылары язучының төрле әкиятләрендәге персонажларын сурәтләделәр.Шулай ук, алар мәктәп программасында үтелгән шигырьләрне дә сөйләп күрсәттеләр.
Концерт төрле иҗади номерларга бай иде. Концертта катнашучылар саны 100гә якын кешене тәшкил итте. Зәңгәр экранда һәр бүлекнең, һәр укытучының уку барышындагы эшчәнлеге чагырылды. Концертта шулай ук безнең укучылар - төрле халыкара һәм республика конкурслары лауреатлары чыгыш ясады. Концерт ахырында мәдәният бүлеге җитәкчесе Давыт Солтангәрәй улы балаларга һәм оештыручыларга рәхмәт белдереп бишле билгесе куйды.
“Теләче” спорт мәктәбе тренерлары Сафин Алмаз, Гыйниятуллин Фирзәр һәм районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Гиниятуллин Илдар җитәкчелегендә Теләче районы командасы да әлеге ярышларда катнашып кайтты. Барлыгы 46 команда 390 яшь көрәшче катнашкан турнирда 70 кг.нан югары үлчәү авырлыгында Зарипов Багир (Теләче) 1 урын, 70 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Васильев Вадим (Теләче) 2 урынны яулады.
Яңа гына мәдәният йортына берләшмәгә йөрүчеләр белән берлектә эшләнеп, мәдәният тормышын hәм мәдәният йортында эшләп килүче берләшмәләр эшчәнлеген яктырткан "Мәдәният тормышы" , «Сәхнә сулышы», «Бәхетле балачак» дип исемләнгән стендлар өстәлде.Алар авыл мәдәният йортын бизәп һәм матурлыкка өндәп торалар.
Тирә-юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы, агачлар утырту - барыбызның да уртак бурычы ул. Әлегә акциягә Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә кушылды.
Максабаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә әлеге акция уңаеннан мәдәният йорты территориясендә агачлар утырттылар.
Районыбызда игълан ителгән Тукай айлыгы кысаларында, Субаш авылы китапханәсендә, клуб белэн берлектә бөек шагыйрьнең күпкырлы иҗатын чагылдырган, бөек шәхескә багышлап "Без Тукайлы халык " дип исемләнгән стенд эшләп куелды һәм "Безнен җанда Тукай яши икән- яши шигырь, Туган тел!" исеме астында күргәзмә ясалып аңа күзәтү ясалды. Күргәзмә 30 апрельгә кадәр дәвам итә.