ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2019 ел
шимбә

2019 елның 26 апрелендә бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан Ачы мәдәният йортында китапханә белән берлектә Г. Тукай әкиятләре буенча әдәби-танып-белү викторинасы үткәрелде. Китап күргәзмәсе һәм китапларга күзәтү оештырылды. Укучылар үзләренең белем багажын тулыландырдылар һәм бик канәгать калдылар. Чара барышында балаларга шагыйрьнең балачагы турында сөйләделәр, кычкырып уку оештырдылар. Балалар Тукай шигырьләрен,мәсьәләләрен,әкиятләрен карадылар.

26 апрель көнне Олы Нырсы  китапханәсендә , мәдәният йорты белән берлектә , “Күңелле татар теле ” берләшмәсенә йөрүче балалар белән  “Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә” –дип исемләнгән  әдәби кичә узды. Кичә барышында Г. Тукай  әкиятләре,шигырләре  буенча сәнгатьле укулар, әкиятләр сөйләүләр узды.

27  нче  апрель көнне  укучылар  һәм хезмәткәрләр  Теләче урта мәктәбенең  барлык территориясен чистартуда катнаштылар. Мәктәп яны матур булып чистарып калды. Бу изге эштә катнашкан укучыларга, хезмәткәрләргә  бик зур рәхмәт.

Тукай! Бу исем бик җылы булып безнең күңелләргә мәңгелеккә урнашкан. Гомер буе ул безнең йөрәк түребездә идеал булып саклана, сүнмәс йолдыз булып балкып тора. Безнең күңелләрдә туган илгә, туган халыкка, туган телгә мәхәббәт хисе әнә шулай Тукай исеме белән бергә туа.24 нче апрель көнне авыл китапханәчесе Нәҗипова М.Х. һәм Баландыш төп мәктәбе укытучылары Зәйнуллина Р.Х., Мингазова Л.М. белән берлектә "Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды.Г.Тукайның кыскача биографиясе белән таныштырылды. Укучылар арасында шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле укучылар бәйгесе уздырылды. Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

26 нче апрель көнне  Теләче урта мәктәбендә  “ Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест” дип аталган халыкара  акция үткәрелде. Теләче урта мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары  халыкара акциядә актив катнаштылар һәм Бөек Ватан сугышы тарихы буенча үзләренең белемнәрен тикшерү максатыннан сорауларга җавап бирделәр.  “ Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест” дип аталган халыкара  акциядә афганчы ветеран Г.З. Закиров катнашты. Газинур Зуфарович үзенең  Афганстанда үткән сугышчан юлы турында сөйләде һәм балаларга илебезне саклаучылар булып үсегез дигән теләкләрен җиткерде.

26 апрель көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе,  Олы Мишә урта мәктәбе һәм “Күбәләк” балалар бакчасы белән берлектә авыл мәдәният йортында “Туган телдә сөйләшеп, яшим мин туган илдә” исемле шигырь кичәсе үткәрелде.

26 апрель көнне Үзәк авыл клубында мәдәният йорты һәм Үзәк авыл китапханәсе белән берлектә Туган тел көне һәм бөек татар язучысы Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Шигърият бәйрәме үткәрелде. Әлеге чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Балаларга шагыйрьнең тормыш юлы турында сөйләделәр, шагыйрьнең әсәрләре буенча әдәби викторина үткәрелде. Балалар Г. Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Китап күргәзмәсе оештырылды. Чара «Туган тел" җырын хор белән җырлап тәмамланды.

Чараның төп максаты-укучыларны рухияткә тарту, православие әдәбиятын алга этәрү, шулай ук мәдәни - тарихи традицияләрне, җирле халык сәнгать иҗаты традицияләрен яңарту һәм саклау.

Габдулла Тукай - бөек татар шагыйре, дөнья масштабына чыккан шәхес. Ул татар милләтенең символы. Без аны хәзерге заман татар әдәби теленә нигез салучы буларак тә беләбез. Менә инде 100 елдан артык аның үлемсез шигърияте кеше күңелендә якты хисләр уята, яшәүнең мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр итә, халык һәм Ватан язмышына битараф булмаска өйрәтә. Тукай үзенең шагыйрь генә түгел, дипломат, философ, җәмәгать эшлеклесе булуын да әйтә. Шул уңайдан, Ямбулат авылы китапханәсендә "Тукай - безнең күңелләрдә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче кыскача гына язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.

26 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучыларының  республика семинары булып үтте.  Семинарда Арча педагогия коллеждында белемнәрен  күтәрү курсларын үтүче укытучылар һәм Теләче муниципаль районы  башлангыч сыйныф укытучылары катнашты. Семинарда катнашучылар  ачык дәресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар карадылар. Семинар бик нәтиҗәле үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International