Урта Мишә авыл китапханәсендә "Тукай теле-туган тел" дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрелде. Күпме генә еллар узса да, шигырьләр, зирәк әкиятләр тирән мәгънәле, игътибарны үзенә җәлеп итә. Укучылар Тукай иҗаты белән яхшы танышуларын күрсәттеләр, Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясадылар. Габдулла Тукай иҗаты ярдәмендә ул балаларны хезмәт сөючән, акыллы һәм белемле булырга өйрәтә. Шуңа күрә без Габдулла Тукай турында күбрәк белергә, өйрәнергә һәм онытмаска тиеш.
26 апрель көнне Баландыш төп мәктәбенең «Маски» театр коллективы Заббарова Г. Н. һәм Гыйләҗева Э. Р җитәкчелегендә «School performances " чит телләрдә мәктәп театр коллективлары республика фестиваль –конкурсының зона этабында катнаштылар»
"Язгы игелек атнасы" Бөтенроссия акциясе кысаларында Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре 25 апрель көнне Саба районының Лесхоз бистәсендә урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта булдылар. Әлбәттә, һәр кешенең язмышы гыйбрәтле, һәм берәү дә монда арыган булып килмәгән. Дөрес, хәтта картлар йорты, күңеле тулып ята, диләр. Әмма биредә бөтен уңайлыкларны күреп, өлкәннәрнең мул тормышта яшәвен күреп, шатланып кайттык.
Анда балаларны Җирнең экологик торышы белән таныштырдылар. Әңгәмә барышында безнең авылның экологик проблемалары: һаваны, суны, урманнарны пычрату турында фикер алыштылар. Аннары экологик уен үткәрелде һәм рәсем конкурсына йомгак ясалды.
Әлеге чараның максаты: Габдулла Тукай иҗаты үрнәгендә яшь буында милли мәдәниятне һәм туган телне саклауда җаваплылык хисе тәрбияләү иде.
Бәйрәмдә «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең» бәйгесе җиңүчеләре һәм башка күп кенә шигырь укучылар катнашты. Шулай ук, «Тукай сүнмәс йолдыз ул» китап күргәзмәсе, балаларның кул эшләнмәләре һәм рәсемнәр күргәзмәсе куелды. Алдан игълан ителгән «Тукай әкиятләре дөньясында» исемле конкурска нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләр тәбрикләнде. Бәйрәм «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
26 апрель көнне Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Шакирова Алисә 5-9 сыйныфларның фәнни-тикшеренү һәм проект эшләренең I республика конференциясендә «Экология әйләнә-тирәбездә» секциясендә катнашкан өчен III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. (Фәнни җитәкчесе Шакирова А. З.). Котлыйбыз сезне!
Радиация һәлакәтендә һәлак булганнарны искә алу көне ел саен 26 апрельдә Чернобыль АЭСындагы вакыйгалар истәлегенә билгеләп үтелә. Кешелек тарихында иң зур техноген һәлакәт әйләнә-тирә мохиткә, икътисадка зур зыян китерә, күпмеңләгән кешенең тормышын һәм сәламәтлеген какшата. 2019 елның 26 апрелендә Теләче районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «Үткән чор геройлары турында...» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрделәр. Анда ике буын вәкилләре очрашты. Чара башында «Теләче волонтерлары» үзәге координаторы «Авария нәтиҗәләре буенча хәрби-ликвидаторларның батырлыгы " дигән темага чыгыш ясады. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар күп еллар элек безне радиациядән саклап, сәламәтлекләрен куркыныч астына куйган батырларның язмышлары турында искә төшерделәр.
26 апрель көнне районыбызның Теләче үзәк ял паркында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган "Тукай-шигъри чишмәбез" дип исемләнгән шигърият бәйрәме үткәрелде. Тукай иҗаты буенча балалар башкаруында сәхнәләштерелгән күренеш куелды, шигырьләр, җырлар яңгырады. «Тукай сүнмәс йолдыз ул» дип исемләнгән китап күргәзмәсе, шагыйрьнең әсәрләре буенча кул эшләнмәләре һәм рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Бәйрәмдә катнашучылар дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде. Бәйрәм «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Безнең Теләче 2нче балалар бакчасында, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, 22нче апрельдән башлап 26 апрельгә кадәр Тукай атналыгы оештырылды. Атна төрле чараларга бик бай булды: балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар; әти-әниләр белән берлектә "Тукай геройлары " дигән темага рәсемнәр, кул эшләнмәләре ясадылар. Уртанчы һәм зурлар төркеменә йөрүче балалар “Шүрәле” һәм “Су анасы” әкиятләрен башка балаларга сәхнәләштереп күрсәттеләр. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Тукай һәм спорт” исемле чара уздырылды. Чара барышында төрле спорт бәйгеләре белән берлектә шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, шигырьләре укылды, җырлар җырланды.
1 апрельдән 31 майга кадәр – территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында, 26 апрель көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре өмәгә чыктылар.