3 майда Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Обелиск” акциясе уздырылды. Обелиск янындагы территория чүп-чардан чистартылды, тротуарлар себерелде. Акция барышында укучылар обелискның салыну тарихы белән таныштылар, һәлак булган сугышчыларның исемнәрен ачыкладылар.