Бу гәҗиттә - китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, кичәләр яктыртылды.
Якташ язучыларыбызның иҗаты һәм китаплары белән якыннан таныштыру максатыннан чыгып эзерләнгән әлеге чара викторина белән тәмамланды.Чарага катнашучы һәр балага авылдашыбыз Р.Шәйдуллинаның “Батыр малай” китабы бүләк ителде.
Балалар бик теләп Г.Тукай әкиятләрен тыңладылар, үзләре дә таныш экиятләргә кушылып сөйләделәр. Соңыннан Г.Тукай әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнарны карап, сорауларга җавап бирделәр.
Чара театральләштерелгән тамаша рәвешендә узды , анда традицион докладчылар рус һәм татар халык әкиятләре буенча эш тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр. Биредә үк педагоглар тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләрен дә җәлеп иттеләр. Чыгышлар мастер-класслар,флэшмоблар, видеороликлар һәм презентацияләр белән үрелеп барды. Семинарда шулай ук сәләтле балалар темасы аларның проблемалары һәм перспективалары, сәләтле балаларны методик яктан тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Балалар белән эшләүдә театральләштерелгән уеннарны куллану буенча фикер алыштылар.
Башта балалар китапханә белән таныштылар,мультфильмнар карадылар һәм Г. Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Безнең Теләченең беренче номерлы балалалар бакчасындатәрбияләнүче балаларыбызда әлеге бәйгедә катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар.Р. Валиеваның "Дәү әнигә барабыз" шигырь китабын бүләк итеп алган балалар, китапханәдән бик канәгать булып таралыштылар. Бу бәйгедә җиңгән балалар 26 апрельдә узачак шигырь бәйрәмендә чыгыш ясаячак.
19 нчы апрель көнне Теләче урта мәктәбендә район буенча «WorldSkills Tuliachi Junior-2019» ярышлары үткәрелде. Теләче урта мәктәбе укучылары ярышларның барлык төрләрендә актив катнаштылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Котлыйбыз!
2018 елның 19 апрель көнне укучыларга урта һөнәри белем бирү, уку аудиторияләре, профессияләр белән танышу максатыннан Саба аграр көллиятенә экскурсия оештырылды. Әлеге чарада социаль сораулар буенча Башкарма комитет ңитәкчесе урынбасары Нурмөхәмәтов А.А., тәрбия эшләре буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Шакирова Г.Р., мәгариф бүлеге методисты Габдрахманова Г.Н., сыйныф җитәкчеләре һәм 9 сыйныф укучылары катнашты.
Экология буенча белемнәрне пропагандалау, укучыларның экологиягә кызыксынуларын арттыру максатыннан “Яшел карандаш” экологик конкурсы үткәрелде. Анда 10 мәктәп катнашты. Укучылырның эшләре республика этабына җибәрелде.
15 нче апрельдән 19 нчы апрельгә кадәр Теләче муниципаль районының гомуми белем бирү оешмаларында 4 нче сыйныф – рус теле, 5 нче сыйныф - тарих, биология, 6 нчы сыйныф - биология, җәмгыять белеме, 7 нче сыйныф - математика, география, 10-11 нче сыйныфлар – инглиз теле, химия фәннәре буенча Бөтенроссия тикшерү эшләре узды.
11 сыйныфның 24 чыгарылышы база һәм 38 профильле дәрәҗә яздылар.