ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Балалар иҗат үзәгеннән, өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызы җитәкчелегендә, “Сюрприз” бию коллективы катнашты. Балаларга катнашу турында грамота һәм футболкалар бирелде. Аларга алга таба да уңышлар телибез.

Утырышка авылыбызның һөнәрчеләре чакырылды. Очрашуны авыл җирлеге башлыгы, районнан килгән вәкилләр алып барды һәм үзләренен эшләрен, һөнәрләрен рәсмиләштерергә теләгән авылдашларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.

18 апрель көнне Олы Мишә авылы мәдәният йортында Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Балачак” курчак театры студиясе “Дүрт дус” исемле татар халык әкиятен күрсәтте. Бу тамашаны авыл халкы, Олы Мишә урта мәктәбенең 1-8 сыйныф укучылары һәм укытучылары бик яратып кабул иттеләр. Киләчәктә дә зур уңышлар теләп алкышларга күмделәр.

Бу чорда республиканың табигать саклау ведомстволары көчәйтелгән эш режимына күчтеләр. Шуны истә тотып «Эко-Яз» акциясе кысаларында 17 нче апрель көнне Баландыш мәдәният йорты хезмәткәрләре Баландыш авылы территориясен һәм юл буйларын чүптән арындырып, өмә оештырдык.

Туган җир, туган туфрак, туган төбәк...Ул һәркем йөрәгендә аерым урын алып яши. 18 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Күңел җәүһәрләре” берләшмәсенә йөрүчеләр белән үз авылыбыз кешеләренә багышлап чыгарылган бәетләрне укыдык. Үзең белгән, күршең яки танышыңның фаҗигасе һәрчак күңел түрендәге кылларны тетрәндерә. Шуңа күрә җирлектә туган бәетләр кеше күңеленә ныграк та тәэсир итәләр.

Бүген Шәдке балалар бакчасының  уртанчылар  төркемендә  " Агачлар безнең дуслар?"дигән темага әнгәмә үтте. Балалар агачларның дөньяда иң зур үсемлек икәнлеген белделәр. Агачларның начар һаваны йотып, кислород бүлеп чыгаруын, агачтан алган материалдан тормышта куллана торган әйберләрне күреп белделәр. Балалар әңгәмә барышында агачларны сакларга  һәм куберәк яңа үсентеләр утыртырга кирәклеген аңладылар.

“Дүрт дус ” әкияте белән бүген 18 апрель көнне Олы Мишә мәдәният йортында чыгыш ясады.

Эшчәнлек ел дәвамында алдан планлаштырып алып барыла. Быел да 17 апрель көнне безнең балалар бакчасында "Транспорт һәм юл билгеләре"дигән темага ачык чара үткәрелде. Максатыбыз - балаларга  юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү, уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү, юлларда үзеңне әдәпле һәм дөрес тоту күнекмәләрен практик яктан ныгыту иде. Ул көнне безнең бакчага «Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе  Ягафарова Г.Н. да килгән иде. Ул балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, автокреслога гына утырып йөрергә кирәклеген тагы бер кат искәртте, алып килгән истәлекле бүләкләрен өләште. Инспектор апаларының юл кагыйдәләре турында сөйләве, аңлатуы, алып килгән кызыклы бүләкләре балаларга бик ошады. Юлларыбыз һәрчак имин булсын. Балалар кечкенәдән юл кагыйдәләрен үтәргә күнегеп үссеннәр.

Теләче 2нче балалар бакчасында берничә атна дәвамында һәр төркемдә балалар тәрбиячеләр күзәтүе астында тәрәзә төпләрендә суган, кыяр, помидор, петрушка, укроп һәм чәчәк үсентеләре үстерделәр. Кече яшьтәге балалар тәрбиячеләр белән бергә утыртылган яшелчә һәм чәчәк орлыкларыннан беренче шытымнар барлыкка килүне зур куаныч белән күзәттеләр. Өлкән яшьтәге балалар исә үсемлекләр төзелеше белән таныштылар, аларны тәрбияләү буенча күнекмәләр алдылар — дөрес итеп җирне йомшартырга, үсентеләргә су сибәргә өйрәнделәр. Уртак хезмәт нәтиҗәсендә төркемнәрдә үзенең матурлыгы белән сөендерә торган кечкенә генә бакчалар барлыкка килде, ә төрле әкият, мультфильм геройлары бу бакчаларны тагын да ямьләндерде. Җылы көннәр  башлану белән тәрбиячеләр балалар белән берлектә бу яшелчә һәм чәчәк үсентеләрен балалар бакчасы участогында түтәлләргә күчереп  утыртачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International