17 апрель көнне район үзәк китапханәсенең уку залында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең» дип исемләнгән сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр бәйгесе оештырылды. Биредә Баландыш, Шәтке, Алан һәм Теләче балалар бакчаларыннан килгән мәктәпкәчә яшьтәге балалар сөекле шагыйребез Габдулла Тукай әсәрләрен жюри каршында сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Балалар төрле яшьтә булуларына карамастан жюри әгъзалары алдында каушап калмадылар. Бигрәктә 3-4 яшьлек балаларның чыгышлары җылы кабул ителде. Соңыннан аларга Тукай шигырьләре буенча эшләнгән мультфильмнар күрсәтелде һәм истәлеккә китаплар бүләк ителде.
16 апрель көнне Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре Орымширмә авыл мәктәбендә Г.Тукайның 133 еллыгы уңаеннан, “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең” дип исемләнгән шигырь бәйрәме уздырдылар.
Башта балалар китапханә белән таныштылар, видиофильмнар карадылар һәм Г.Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Р.Валиеваның “Дәү әнигә барабыз” шигырь китабын бүләк итеп алган балалар, китапханәдән бик канәгать булып таралыштылар. Бу бәйгедә җиңгән балалар 26 апрельдә узачак шигырь бәйрәмендә чыгыш ясаячак.
17нче аперль көнне Теләче 2нче балалар бакчасында балалар белән язгы чорда сулыклардагы куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында профилактик әңгәмә узды. Балалар каршында Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Теләче муниципаль районы буенча әйдәп баручы консультанты О. Б. Хомченко чыгыш ясады. Балалар сөйләүчене игътибар белән тыңладылар һәм аңа үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Әңгәмә ахырында балаларга төрле гадәттән тыш хәлләр вакытында үзләрен тотарга өйрәткән мультфильм күрсәтелде.
16 апрелендә «Теләче-Арена " боз сараенда Теләче һәм Балтач районнары муниципаль хезмәткәрләре командалары арасында хоккей буенча иптәшләрчә очрашу булып узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча исәп 2: 1 Балтач районы командасы файдасына.
Үзәк авыл мәдәният йорты директоры Майсурадзе К.В. 6 апрель көнне Казанда узган " Ятимлекне кисәтүдә дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый оешмаларның үзара хезмәттәшлеге практикасын үстерү» дигән семинарда катнашып, тәҗрибә уртаклашып кайтты.
15 апрельгә кадәр “Уникс” концертлар залында “Созвездие – Йолдызлык – 2019” Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең Суперфиналы узды. Балалар иҗат үзәгеннән, өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызы җитәкчелегендә, “Сюрприз” бию коллективы катнашты. Аларга алга таба да уңышлар телибез.
9 апрель көнне Ю. Кибәхуҗа авылы үзешчәне Рәфинә Мубарякзянова Арча шәһәрендә узган “Татар кызы – 2019 ел” зона ярышында катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайтты.