ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

15 нче апрель   көнне Теләче урта мәктәбендә география, химия һәм биология атналыгы кысаларында,   8 нче сыйныф  укучылары өчен  “  Нәрсә? Кайда? Кайчан?”  интеллектуаль турниры үткәрелде.  Укучылар интеллектуаль турнирда актив катнаштылар. 8 б сыйныф укучылары  командасы беренче урынны яулады. Котлыйбыз! 

13 апрель көнне китапханәче Шакурова Гөлия “Изгелек җирдә ятмый" дигән девиз астында китап һәм газета – журналлар белән таныштыру һәм аларны тарату буенча өлкәннәрнең өйләренә баруны оештырды. Шуның өчен дә китапханәче Шакурова Гөлия, “Язгы игелеклелек атнасы” кыссаларында Рәхилә Кәримова өенә килде. Өлкәннәр янына баргач, аларга төрледән – төрле китаплар бирү генә  түгел, ә аларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер дә теләнде. 

Бәйге Татнетны үстерү фонды  һәм Татарстан китап нәшрияты  белән берлектә оештырылып үткәрелде. Бу бәйге 21 көн дәвам итте. Әлеге проект кулланучыларда татар теленә, татар әдәбиятына игътибар уята, үз дисциплина булдыруда ярдәм итә, тайм-менеджмент нигезләренә өйрәтә.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына  133 ел тулуга багышланган   айлык  кысаларында 13 нче апрель көнне Үзәк авылы китапханәчесе Хазипова Ф.А  «Тукай безгә язлар белән килә» дигән викторина үткәрде.Чарада «Салават күпере» китапханә берләшмәсенә йөрүче балалар  катнашты. Тукайның китапларына күргәзмә куелды, китапханәче китапларга күзәтү оештырды. «Эш беткәч уйнарга ярый»дигән шигырен рольләргә булеп уйнадылар. Балалар Тукайның әсәрләре буенча викторинада актив булдылар.Чараның ахрында яраткан шигырьләрен сөйләделәр Г.Тукайның әсәрләре буенча рәсем конкурсы игълан ителде. Викторина ахрында балалар «Туган тел» җырын җырладылар.

Бу кичәдә Олы Мишә урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары  катнашты. Алар Тукай китаплары кирәклеге турында әңгәмә кордылар.

Экология белемнәре көнендә 14 апрель көнне «Встреча с Лесовичком на экологической тропе» экологик экскурсы булып узды. "Почемучки» клубы катнашучылары безнең бакча патшалыгына мавыктыргыч сәяхәт кылачак. Очрашудан балалар урман һәм анда яшәүчеләр турында күп кенә яңа нәрсәләр белделәр, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм экологик викторина сорауларына җавап бирделәр.

  Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча интерактив уен уйнап, урман ияләре белән таныштылар һәм кошларның язгы җырлавын тыңладылар. Соңыннан балалар табигать турында әдәбият һәм аны саклау алымнары белән таныштылар.

Әбде авыл китапханәсендә балалар өчен «Жир тирәли экологик сәяхәт» дип исемләнгән кызыклы мәгълүмати-уен чарасы әзерләнде, анда алар «Урман могҗизалары», «Урман серләре», «Хайваннар дөньясы», «Табигатькә дус бул» станцияләре буйлап сәяхәт иттеләр. Алар табышмаклар, кроссвордлар чиштеләр. Һәр катнашучы  татлы призлар алды.

Чарада без балаларны Наталья Дурова  биографиясе белән таныштырдык. Утыздан артык әсәр язган Дурова хайваннар, цирк, дрессировщиклар тәҗрибәсе турында сөйли. Балаларга цирк артистлары династиясе, Владимир Леонидович Дуров исемендәге  театр турында сөйләделәр. Аның җитәкчесе Наталья Юрьевна Дурова булган.

Соңыннан космос турында викторина үткәрелде, балалар барлык сорауларга һәм табышмакларга зур кызыксыну белән җавап бирделәр. Конкурста катнашучыларның барысы да җиңүче булып чыкты, моның өчен татлы призлар бирелде.

Габдулла Тукайның тууына 133 ел уңаеннан,  13 апрель көнне Максабаш авылы  китапханәсендә   «Халык җәүһәрләре» берләшмәсенә йөрүче укучылар белән «Тукай әкиятләре дөньясында» дип исемләнгән  рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар үзләре яраткан әкият геройларын кәгазьгә төшерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International