ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

13  апрель көнне Теләче урта мәктәбендә рус теле фәненнән  Тоталь диктант яздылар. Рус теле фәненнән тоталь диктантны  югары категорияле рус теле рәм әдәбияты укытучысы   Е.Я. Нуртдинова  яздырды.

Отделение МВД России по Тюлячинскому району приглашает на службу в полицию граждан Российской Федерации, отслуживших в Вооруженных Силах РФ, годных по состоянию здоровья, в возрасте до 35-ти лет, образование не ниже полного общего среднего (11 классов), а также лиц, имеющих высшее юридическое образование на должности:

12 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбендә Космонавтика көненә багышланган “ Космос – ул без” темасына Гагарин дәресләре үткәрелде. Укучылар дәресләрдә беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагарин турында өйрәнделәр, илебездә космонавтика тарихы , космонавтлар белән, ракета – космос өлкәсендә булган зур уңышлар белән таныштылар.

Нәни тамашачылар һәм өлкән тамашачыларда  курчак театры “артистларының” чыгышын җылы кабул итте.

                                                                                    

12 апрель -Бөтендөнья Космонавтика көне. Бу көнне  Шәтке урта мәктәбендә  космонавтикага багышланган сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрелде. Укучыларга космос, аны өйрәнү тарихы,бу өлкәдә эшләгән галимнәр, беренче очучы-хайваннар, беренче космонавт Ю.А.Гагарин, беренче хатын-кыз космонавт В.Терешкова, космонавтлар, космик очышлар тарихы турында бик бай мәгълүмат бирелде. Барлык сыйныф укучылары «Гагарин. Первый в космосе» дип исемләнгән фильм карадылар.

Бу сүзне бүген дөньяда белмәгән кеше юктыр. Кешеләр бу күренеш алдында үзләрен яклаучысыз, көчсез итеп тоя. Бу бик зур проблема кешелек дөньясы өчен. Ул күп кенә илләрне биләп алды. Һәр граждан террор алдында үзен көчсез, саклаучысыз итеп хис итә. 13 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә , клуб белән берлектә, "Мин терроризмга каршы" исемле әңгәмә үткәрелде. Төрле елларда булган фаҗигалы вакыйгаларны искә төшереп, терроризмннан саклану турында аңлатып үтелде.

20 и 27 апреля 2019г. в отделении Республиканского центра материальной помощи будет осуществляться прием населения в штатном режиме.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International