Чараның беренче өлешендә укучылар «Җир тирәли 108 минут» дигэн темага чыгыш тыңладылар. Нәрсә ул «Кара тартма?» дигән сорауга жавап таптылар. Чараның икенче өлешендә, 8 класс укучылары «Кара тартмалар сере» дигән интеллектуаль уен-викторинада катнаштылар.
Сишәмбе, 9 нчы апрель көнне, Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары география, 7 нче сыйныф укучылары рус теле буенча Бөтенроссия тикшерү эшләрен яздылар. 6 нчы сыйныф укучыларының география буенча контрольләре штат режимында уза, ә 7 нче сыйныф укучылары рус теле буенча эшләрне беренче тапкыр язалар. ВПР укучыларның белем дәрәҗәсен бәяләү өчен федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен исәпкә алып үткәрелә.
Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында язның беренче аеннан ук, һәр чәршәмбе бакча террирориясендә, тирә – якны чистарту, кардан арындыру эшләре буенча өмә үткәрелә. Мондый өмәләрне үткәрү безнең Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында игелекле традициягә әйләнде. Өмәләр барышында бакчаның һәр хезмәткәрләре үзләренең актив өлешләрен кертәләр, тирә – якны тәртипкә кертүдә теләп катнашалар. Үзләренең хезмәтләре белән, үсеп килүче буынга үрнәк күрсәтәләр.
1967 елдан башлап балалар китабы буенча Халыкара совет инициативасы һәм Карары белән, 2 апрель көнне бөтен дөнья Халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтә.
Ачы авылы китапханәсендә "Ганс Христиан Андерсен" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмә 2 апрель - Халыкара балалар китабы көне, шулай ук күргәзмәгә танылган һәм яраткан язучы Андерсенның китаплары урнаштырылды, дип хәбәр итте.
Укучылар конкурста, викторинада бик теләп катнаштылар.
Казаклар авылы китапханәсе «Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз» исемле Республика акциясендә катнашты һәм сертификат белән бүләкләнде.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән альбомнар, басмалар безгә туган төбәгебезнең тарихы, Ватан хакына сугышкан һәм каһарманлык күрсәткән кешеләр, туган төбәгебезнең бүгенгесе турында сөйлиләр.
9 апрель көнне 3 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Теләче балалар китапханәсе үткәргән «Г. Тукай әкиятләре буенча сәяхәт итәбез» дигән чарада катнаштылар. Нәниләргә Г. Тукайның «Су анасы» һәм «Шүрәле» әкиятләре буенча мультфильмнар күрсәтелде. Әлеге чарада без балаларны нәфис сүз белән хозурланырга, аны тормышта куллана белергә, шулай ук Габдулла Тукай шигырьләренең һәм әкиятләренең образлы телен аңларга һәм тоярга өйрәттек.
2019 ел РФ Президенты Владимир Владимирович Путинның Указы нигезендә Россиядә Театр елы дип игълан ителде. Еллык план нигезендә Айдар мәдәният йортында балаларны театр эшчәнлегенә җәлеп итү максатыннан Театр елын ачу тантанасы булды. Балалар өчен Театр һәрвакыт бәйрәм. Балалар үзләре уйнаганда-икеләтә бәйрәм. Ә укучылар үзләренең кечкенә дуслары өчен чыгыш ясаса, аларның шатлыгы әйтеп бетергесез. Урта сыйныф укучылары Ркаил Зәйдулланың «Аюкай Куян» әкиятен күрсәттеләр.
10 нчы апрель көнне Теләче урта мәктәбендә 11 нче һәм 9 нчы сыйныф укучыларының биология, химия, информатика һәм тарих фәннәре буенча имтиханнарга әзерлекләрен тикшерү үткәрелде. Теләче муниципаль районы 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары биология, химия, информатика һәм тарих фәннәре буенча дәүләт имтиханындагы кебек биремнәр эшләделәр. Өйрәнү тибындагы имтиханнар бик нәтиҗәле үтте.