ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Әлеге чараның максаты булып укучыларны кошларның күптөрлелеге һәм аларның тормышы белән таныштыру, кошларның кеше тормышында һәм табигатькә  әһәмияте турында җиткерү, аларга карата мәхәббәт тәрбияләү. Кичә барышында китапханәче укучыларга кошлар турында сөйләде, алар тормышыннан кызыклы фактларны әйтеп үтте. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, табышмакларга җавап таптылар. Чара ахырында рәсем конкурсы үтте.

"Һәр өлкәнгә рухи юл" акциясе кысаларында, 11нче апрель көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе Нәфига апа Ибрагимованың  өендә булып, яңа кайткан китаплар һәм  газета-журналлар белән таныштырды. Укылган китаплары белән фикер алыштык.

Шәдке балалар бакчасына йорүче зурлар төркеме балалары белән эле кайчан гына помидор,борыч орлыклары чәчеп суган утырыткан идек, үсентеләребез тәрәзә төбен  тутырып гөрләп үсеп утыралар,балалар төземсезлек белән кар эреп, көн җылытканны көтәләр чөнки үсентеләрне бакчага чыгарырга кирәк.


13
апрель, 2019 ел
шимбә

12-13 апрель  көнне «Батыр» спорткомплексында 2003 нче елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы халык артисты, Башкортостан һәм Россиянең  атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премиясе лауреаты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Фәтхетдинов Салават Зәки улы призына дүртенче тапкыр ачык республика турниры үткәрелде.


12
апрель, 2019 ел
җомга

11 нче апрель  көнне  Теләче урта мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары   рус теле һәм әдәбияты укытучысы Е.Я. Нуртдинова җитәкчелегендә  А.С. Грибоедовның ” Акылсызсызлык бәласе” пьесасы буенча куелган спектакль  күрсәттеләр. Яшь  артистлар бик тырышып уйнадылар.  Матур  спектакльне   яшь тамашачылар бик яратып кабул  иттеләр.

В нем приняли участие специалисты Северного территориального управления Министерства экологии и природных ресурсов Республики Татарстан, методисты районного отдела образования Саетова А.Н. и Нигматзянова Г.З. , педагоги дошкольных учреждений  Тюлячинского муниципального района и родители.

Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне-12 апрельдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Космонавтика көне алдыннан безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында  "Космос" көне үтә. Балалар рәсемнәр, кул эшләре ясыйлар,  менә быел да бакчабызның фойесында кече һәм мәктәпкә әзерлек төркем балаларының эшләре  күргәзмәгә куела.

Г. Тукайның күргәзмәдә тәкъдим ителгән әсәрләре китап укучыларыбызның татар балалар әдәбияты турындагы күзаллауларын киңәйтер һәм аларны бөек татар шагыйренең әкиятләрен гаилә белән укуга җәлеп итәр дип ышанабыз.

3 апрель көнне Югары Мәтәскә авыл клубында Татарстан Республикасы традицион мәдәниятне үстерү үзәгеннән килгән жюри алдында "Фазыл чишмәсе" фольклор коллективы  "Мунчала ясау өмәсе" куренеше белән “Халык” исеме алу өчен чыгыш ясады. Жюри составында Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге фәнни хезмәткәре, композитор, Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты,ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының композиторлар берлеге әгьзасы Гатауллин Риф Хоббула улы, Республика традицион мәдәниятьне үстерү үзәгенең баш белгече,хореограф, сәнгать Советы секретаре Яфарова Лилия Гадельша кызы, режиссер, республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең үзешчән театр сәнгате буенча баш белгече Миндубаев Рифат Фәнил улы бар иде. Жюри коллектив чыгышын югары бәяләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International