Баландыш авыл китапханәсендә 7 апрель - Сәламәтлек көне уңаеннан, сәламәт яшәү рәвеше, спортның төрле төрләре һәм спорт мәктәпләре һәм клублары турында өстәмә мәгълүмат бирүче «Сәламәт яшәү серләре» дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Балалар һәм аларның әти-әниләре сәламәт яшәү рәвеше турында танып - белү һәм фәнни - популяр әдәбият белән таныштылар.
Китап укучыларга сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат белән буклетлар таратылды. Шулай ук Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Сәламәтлек иленә китап аша" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, анда сәламәт яшәү рәвеше, спорт, дөрес туклану буенча китаплар тәкъдим ителде. Укучылар файдалы киңәш, бөтен гаилә саулыгына кагылышлы мәгълүматны ала алачаклар.
Ә менә искесен кая куярга. Чүп чиләгенә ташларга ярамый бит аны. Батареялар һәм аккумуляторларның үз эчләренә аз гына күләмдә дә кеше сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә зур зыян сала торган химик элементларны алганлыгын беләбез инде. Җыючы булмау аркасында, чүп түгү урыннарына алар тонналап эләгә. Бу проблеманы хәл итү максатыннан Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында “Батарейны тапшыр” акциясе башланып китте. Әлеге чарада әти-әниләр, балалар, бакча эшчеләре бик теләп катнашалар. Соңыннан тулы контейнерлар утильләштерү үзәкләренә тапшырылачак.
8 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Тукаш» хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.
Әзерлекне тикшерүдә Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе – Ралиф Низамутдинов, Үзйөрешле машиналар хәм техник торышына күзәтчелек итү идарәсе житәкчесе – Хамит Нәзиров, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.
9 апрель көнне Теләче урта мәктәбе укучылары “ Татармультфильм” оешмасы уткәргән” Татарстан гасыры-3” милли анимацион фильм төзү проектында катнаштылар. Укучылар авыл хуҗалыгы хезмәтләренә багышлап рәсемнәр ясадылар. Бу искиткеч кызыклы проект Татарстан Республикасы төзелүгә багышланган .
4 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Агролак» хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды. Техниканы карауга барлыгы 21 трактор, 10 арба әзерләнеп куелган иде. Тракторлар техник үлчәү приборлары белән тикшерелде. Тракторларның әзерлеген тикшерү вакытында, механизатор белән тәэмин ителүве, аларның тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларның хәм арбаларның учетта торган документлары барлыгы тикшерелде.
Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, Әбде авыл китапханәсендә мәктәп һәм мәдәният йорты директоры белән берлектә Әбде төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары өчен «Сәламәтлек илендә" дип исемләнгән уен программасы оештырылды. Чара мәкальчеләр һәм сәламәтлек турындагы китаплар белән танышудан башланды, аның барышында балалар табышмаклар чиштеләр. Аннан соң балалар командаларга бүленеп спорт ярышларында катнаштылар. Һәр катнашучы үз командасы өчен җан атты. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Мондый уен, мавыктыргыч формада, без балаларга сәламәт яшәү рәвешенең мөһим кагыйдәләрен җиткерергә тырыштык.
Очрашуның максаты: ТАССРның 100 еллыгы кысаларында якташыбыз исемен мәңгеләштерү. Шулай ук очрашуда мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы Р.Хазиев һәм авылыбыз имамы С. Хузин да катнашты.
2019 елның 6-10 апрелендә Түбән Новгород өлкәсендә, Эмеральд Кап күп функцияле спорт комплексы базасында бадминтон буенча «Ишетмәүчеләр спорты» Россия беренчелеге һәм Чемпионаты узды. Түбән Новгород өлкәсенең спорт министрлыгында хәбәр итүләренчә, ярышларда илнең 10 регионыннан якынча 90 спортчы катнашкан. Алар-Мәскәү, Мәскәү, Түбән Новгород, Ульяновск, Саратов өлкәләре, Башкортостан Республикасы һәм Татарстан, шулай ук Приморье һәм Пермь крае вәкилләре. Баландыш төп мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Тимербаев Раил Татарстан җыелма командасы составына керде һәм III урынга лаек булды. Без Раилне котлыйбыз!
5-6 апрельдә “Батыр” спорт комплексында армрестлингны популярлаштыру, укучыларда сәламәт яшәүгә омтылыш формалаштыру, көчле спортчыларны ачыклау һәм хокук бозуларны кисәтү максатыннан, Х.К.Хадиуллин призына ачык армрестлинг Беренчелеге үтте. Ярышларда Баландыш төп мәктәбеннән 10 укучы катнашты һәм 2 укучы: 6 нчы сыйныф укучысы-Гыйләҗиева З.Ш.. (3 урын), 9 нчы сыйныф укучысы- Фасхиев С.М.( 3 урын) үз яшьтәшләре арасында призлы урыннар яулады. Котлыйбыз аларны!