Бүген Шәдке балалар бакчасына, балаларга һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлегеннән Гайнутдинова Фания Тимерхузиевна килде, ул “Торцевание”методикасы буенча кул чукларын ныгыту дәресе үткәрде. Балалар зур кызыксыну белән таныш булмаган методика буенча сюжет ясадылар һәм үзләренең эшләренә анализ ясадылар.
Балалар китапханәдә мондый чаралар ел саен уздырыла. «Книжкина больница» исеме астында узган әлеге чара китапларының тормышын озынайтып кына калмады, балаларның үзара аралашуына да этәргеч бирде.
Балаларга яраткан китабының тышлыгын матур һәм оригиналь итеп рәсемгә төшерергә тәкъдим ителде. Иң яхшы рәсемнәр буенча җиңүчеләр билгеләнде һәм барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Язгы каникул чорын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатында, Иске Җөри авылы китапханәсендә балалар китабы атналыгы уңаеннан “Кояш чыкса табигать яңара, китап укысаң күңелең агара” дип исемләнгән чара узды.
Китап иленең кызыклыгын төшендерү, китапка мәхәббәт арттыру теләге белән китапларны ничек уку, ничек саклап тоту кагыйдәләре турында әңгәмә уздырылды.
“Әкиятне таны” дигән викторина, “Сүзләрне тап” темасына тапкыр-шоу үткәрелде. Ахырдан кызыклы уеннар үткәрелде. Барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
Китапханәче куркыныч терроризм актлары турында сөйләде, террористлар кулга алган вакытта саклану чараларын искә төшерде, шулай ук чит-ят кешеләр, шикле әйберләр янында үз - үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү алып барылды. Соңгы вакытларда дөньяда булган террактлар турында искә төшерелде.
Җыелышта катнашучылар саны 100% иде . Башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Шакирова Г. И. профсоюз әгъзаларына 2018-2019 елларда башкарылган эшләр турында отчет тәкъдим итте. Ачык тавыш бирү юлы белән профком, контроль-ревизия комиссиясе әгъзалары сайланды.
Әлеге вакыйга кысаларында 27 март-театр көнненә карата Айдар авылы мәдәният йорты абонементында «2019 ел-Россиядә Театр елы " дип исемләнгән китпап-журналлы иллюстрацияләнгән күргәзмә оештырылды.
"Сәхнәләрдә еллар эчендә, сүнмәсен күңелләрдә" күргәзмәсе тамашачыларны татар театрының үсеш тарихы, аның төрләре, театр һөнәрләре һәм ТРның иң танылган театрлары белән таныштыра. Китаплар, журналлар,фотоальбомнар һәм мәгълүмати ярдәмлекләр тәкъдим ителде, алар театр актерларының тормышы, сәхнәдә серләрне ачып күрсәтүче һәм аның сәхнә артында эшләүче күренекле театр эшлеклеләре турында сөйләячәкләр.
Бәйгедә Югары Мәтәскә,Алан авылы мәдәният йортлары директорлары, Айдар, Урта Мишә, Субаш авыл китапханәчеләре катнашты.
Бәйге формасында узган тамашаны берсеннән-берсе матур концерт номерлары тулыландырды.
Күргәзмә кулланучыларны яңа республиканың барлыкка килү тарихы, аның нигез салучылары һәм җитәкчеләре белән таныштыра. Күргәзмә буенча күзәтү, китап буенча әңгәмә үткәрелде.
Китапханә эшенең бер юнәлеше-сәламәтлекләре буенча китапханәгә йөри алмаган укучыларга хезмәт күрсәтү. Гаризаларны исәпкә алып, китапханәче кирәкле әдәбиятны сайлый. Өйгә килгәч, укучыларны яңа кайткан китаплар белән таныштыра, әдәбият тәкъдим итә.