27- 28 нче март көннәрендә Теләче урта мәктәбендә 11 нче һәм 9 нчы сыйныф укучыларының математика һәм рус теле буенча имтиханнарга әзерлекләрен тикшерү үткәрелде. Теләче урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары математика һәм рус теле фәннәреннән дәүләт имтиханындагы кебек биремнәр эшләделәр. Өйрәнү тибындагы имтиханнар бик нәтиҗәле үтте.
Субаш авыл китапханәсе татар халык язучысы Эмирхан Еникиның тууына 110 ел тулуга багышланган "Еникийны укыйбыз" дип исемләнгән тобәкара акциягә кушылды һәм диплом белән бүләкләнде.
Күргәзмәдә күренекле язучыбызның иҗатын һәм тормыш юлын яктыртучы китаплар урын алды.
Ә. Давыдовның шигырьләрен бүгенге көндә дә китап укучылар яратып укыйлар.
Анда инновацион технологияләр, бакчабызда кулланышта булган проектлар,балалар белән бу системада эшчәнлек , ата-аналар белән эш кебек темалар яктыртылды. Алга таба булган кимчелекләрне бетерергә, гел алга, яңалыкка омтылып эшләргә дигән карар чыгарылды.
28 нче март көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттагы 27 нче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Зарипов Илдус Фатыйхович алып барды. Утырышның көн тәртибендә 9 мәсьәлә каралды.
Китапханә берләшмәсе катнашучылары курчак театры, аның тарихы һәм традицияләре белән таныштылар. Шулай ук балалар китапханәче белән нинди театрлар белән дә танышулары, гамәлдәге тамашаларның төрләре турында сөйләштеләр. Алар бик теләп искиткеч бармак курчаклары ясадылар.
2019 елның 27 март көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Алан» хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.
Техниканы карауга барлыгы 29 трактор, 21 арба әзерләнеп куелган иде. Тракторлар техник үлчәү приборлары белән тикшерелде. Тракторларның әзерлеген тикшерү вакытында, механизатор белән тәэмин ителүве, аларның тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларның хәм арбаларның учетта торган документлары барлыгы тикшерелде.
Техникага куелган таләпләр хәм шулай ук, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлевенә аеруча зур игътибар бирелде. Хәрбер трактор янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр) хәм шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән.
Әзерлекне тикшерүдә Үзйөрешле машиналар хәм техник торышына күзәтчелек итү идарәсе житәкчесе-Назиров Х.Х., Авыл хуҗалыгы идарәсенең маркетинг- җитештерү бүлеге җитәкчесе-Баев И.Р., хуҗалык житәкчесе хәм белгечләре катнашты.
Балалар игътибар белән экскурсиячене тыңладылар. Мондый патриотик чара хәзерге яшүсмерләргә бик файдалы, чөнки һәрбер кеше үз тарихын белергә, онытмаска һәм хөрмәт итәргә тиеш.
Бүген безнең балалар бакчасында “Удмурт халкының милли киемнәре ” дип исемләнгән әңгәмә уткәрелде.Удмурт милли киемнәренә кызыксыну уяту, үзләренә генә хас булган үзенчәлекләрен ачыклау Һәм һәр милләткә карата хөрмәт тәрбияләү иде әлеге әңгәмәнең максаты. Балаларга бу әңгәмә бик ошады.