ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

26-27  нчы март көнне  Питрәч район мәдәният йортында Республика күләм «Матди булмаган мәдәни мирас: мәсьәләләр ачыклау, саклау һәм актуальләштерү» темасы буенча зона семинары узды.

  Семинарда Теләче, Лаеш, Питрәч, Арча, Саба, Балык Бистәсе, Биектау, Кукмара районнары  мәдәният хезмәткәрләре катнашты.

Шул  уңайдан Субаш авыл клубында «Җырлап яшик» дип исемләнгән кичә уздырылды.  Кичәдә “Нардуган” халык фольклор керәшен коллективы, авыл үзэшчәннәре катнашты.

Әлеге чара вакытында кошлар турында табышмаклар, алар язмышы турында хикәяләр сөйләнелде. Бәйрәм төрле уеннар, җырлыр, такмаклар белән үрелеп барды. Учак ягып коймак , “Карга боткасы пешерелде”. Чара балаларга бик ошады.

Ямбулат авылы китапханәсе китапханәчесе Шакурова Г.М газета - журналлар белән таныштыру һәм аларны тарату буенча өлкәннәрнең өйләренә баруга зур игътибар күрсәтә. Өлкәннәр янына баргач, аларга төрледән - төрле китаплар бирү генә түгел, ә аларга төрле темага кагылышлы әңгәмәләр үткәрә, китапларын алмаштыра һәм төрле сораулар буенча кирәкле мәгълумат та бирә. 

Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбият, сәнгатькә кызыксыну уяту ,әдәби иҗатка сәләте булган яшь талантларны барлау, яшь язучыларны популярлаштыру,аларның осталыгын үстерүгә ярдәм итү максатыннан ел саен «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе үткәрелә. 2019 елның 21 мартында  Арча шәһәрендә әлеге чараның зона туры узды.Баландыш төп гомуми белем бирү  мәктәбе укучылары Шакирова Алисә һәм Заһидуллина Нурфия әлеге конкурста уңышлы чыгыш ясадылар.

В Татарстане самой востребованной выпиской из Единого государственного реестра недвижимости (ЕГРН) по-прежнему остается выписка об основных характеристиках и зарегистрированных правах на объект недвижимости. За 2018 год Кадастровой палатой по РТ было подготовлено более 450 тыс. таких выписок. Это 34% от общего количества подготовленных учреждением документов в прошлом году (в 2017 году этот показатель составлял 33%).

Өченче чирек тәмамланды, укучыларның  язгы каникуллары башланды.Балаларның куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан , 22 март көнне Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә ата- аналар җыелышы уздырылды.Анда каникул вакытында балаларның иминлеген саклау , өченче чирек нәтиҗәләре һәм сәламәтлек мәсьәләләре күтәрелде.

Бу чарага багышланган презентация аша  кешелекнең планетадан зур урманнар мәйданнары юкка чыгу белән бәйле глобаль проблемалары турында сөйләшенде. Чарада катнашучылар урманның гаҗәеп зур байлык булуын, аны саклау һәрберебезнең изге бурычы икәнлегенә тагын бер кат төшенделәр   

Элеге унайдан Максабаш авылы мәдәният    йортында китапханә белән берлектә,“Туган ягы кирәк кешегә” дип   исемләнгән   поэзия сәгате үткәрелде.    Әлеге    чарада   авылыбыз шагыйрэсе Тәнзилә апа Шәрәфиевнаның шигырьләре укылды.

Әлеге чарада «район мәдәният йорты» һәм авыл клублары солистлары һәм иҗат коллективлары катнашты. Әлеге чараның максаты: барлык катнашучыларга кеше тормышында мәдәни кыйммәтләрнең мөһимлеге турында искә төшерү. Безнең дөньяда матурлыкны тудыручыларны искә төшерү дә, кешеләргә күңеленең бер өлешен бүләк итү дә, тынычлыкка башкача карарга ярдәм итә.
Сәхнәдән алып баручы һәр структур бүлекнең эше турында сөйләде. "...Хатын-кызлар көнендә дә, Яңа елда, хәтта диңгез флоты көнендә дә, бөтен халык йөргәндә, мәдәният хезмәткәренең эше бар!... » - иң кызыклы һөнәрләрнең берсе турында сүзләр яңгырады. Бәйрәм программасы прологтан, бию композицияләреннән, тантаналы өлештән, вокал әсәрләреннән, слайдлардан, юмор һәм сатирага нигезләнгән шаян тамашадан торды.
Айдар авылы мәдәният йорты үзешчәннәре дә бу чарада актив катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International