ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

Балалар әниләрне, әбиләрне чын күңелдән бәйрәм белән котлап шигырьләр, җырлар, биюләр башкардылар, алар белән кызыклы уеннар уйнадылар, үз куллары белән эшләгән  бүләкләрен кадерле кешеләренә  тапшырдылар. Бәйрәм балаларга, әниләргә, әбиләргә бик ошады.

7нче март көнне Теләче 2нче балалар бакчасында рус теле тәрбиячесе Ярмиева З. М.,рус халкының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштыру максатыннан,Май чабу бәйрәмен  үткәрде. Бәйрәмдә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен спорт ярышлары әзерләнгән иде, балалар бик теләп кыюлыкта һәм тапкырлыкта көч сынаштылар.Шулай ук балалар бергәләшлеп биеделәр,яз турында җырларжырладылар һәм рус халык уеннарын уйнап күңел ачтылар. Тәмле коймаклар авыз итү йоласыннан башканинди Май чабу бәйрәмеузсын инде!Бәйрәм, гадәттәгечә, пешекчеләребез әзерләгән тәмле һәм хуш исле коймакларны ашау белән тәмамланды.

2019 елның 7 мартында Теләче муниципаль районы хатын-кызлар делегациясе, Казан шәһәрендә урнашкан С.Сәйдәшев имесендәге зур концерт залында,  Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә һәм «Ел хатын-кызы. Ел ир аты: хатын кыз карашы» традицион республика конкурсына йомгак ясауга багышланган, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында узган чарада катнашты. 

3 марттан китапханәдә татар язучысы Әмирхан Еникиның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Еники әсәрләре үлемсез, анда үз асылыңа кайту бар” дип исемләнгән китап-күргәзмә эшли башлады.

Кичә “Хатын- кызга мәдхия” исемле китап күргәзмәсендәге китапларга  күзәтү белән башланып, бәйрәм табынына  аш-су әзерләү рецептлары буенча фикер алышу белән дәвам итте.. Китап укучылар  үзләре белән өйләренә укырга китаплар алды.

Ярышларда районның 6 мәктәбеннән барлыгы 49 яшь теннисчы катнашты.

1-3 урын алган командаларга Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы спорт инвентарьлары (теннис ракеткалары, шарлар, сеткалар) тапшырды.

Китапханәхезмәткәрләремәктәпкәәзерлектөркемебалаларынареспублика акциясендәбердәм катнашыргатәкъдимиттеләр. Әлеге кызыклыочрашудаАлиш премиясе лауреатлары Рөстәм Мингалим, Роберт Миңнуллин, Рафис Корбан әсәрләре белән таныштырылды. Шулай итеп балалармаҗаралар, вакыйгалардөньясыначумдылар. Шулай ук район балалар китапханәсендә әлеге премия ияләренең китапларыннан торган, «Время читать самое лучшее» китап күргәзмәсе оештырылды.

6 март көнне Олы Мишә урта мәктәбендә “Тормыш яме- Әнкәй, хатын кыз!” дип аталучы чара үтте. Мәктәбебезнең укучы егетләре укытучыларны, укучы кызларны  8 март- Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар. Музыкаль монтаж, җыр- биюләр аша үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International