ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

Концертта мәдәният йортында эшләп килүче коллективлар һәм аерым җырчылар катнашты. Китапханәдә “И хатын-кыз син булмасан әгәр, сүнәр иде тормыш бу җирдә” дигән китап-күргәзмә ясалды.

Җәмәгать, шул исәптән мәдәният йортында, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелде. Балалар тамаша барышында залда утыруның сәхнә арты кагыйдәләреннән бик нык аерылуын, кызыклы, мавыктыргыч һәм шул ук вакытта җаваплы да икәнен  аңладылар. Очрашу спорт уеннары белән дәвам итте. Укучы балалар бу очрашудан бик матур тәэсирләр алып, кәнагәтъ калдылар.

8 март бәйрәмебарлыкбәйрәмнәрнеңдәиңкүңеллесеһәмиңягымлысы. Мөләемхатын-кызлардан башка дөньяныңматурлыгын тою авыркебек, бары алар белән генә үзеңне бәхетле тоясың, яшәргә көч һәм дәрт аласың. Хатын- кызларыбызбәйрәмнәрдәгенәтүгелһәрдаимигътибарүзәгендәторсыннариде. ӘлегебәйрәмуңаеннанУртаМишәавылымәдәният хезмәткәрләре “Дөнья яме - Әнкәй, хатын-кыз”дигәнәдәби-музыкалькичәуздырды. Бәйрәмдә бары туташларгаһәмбарлыкхатын-кызларгабагышланганҗырлар, дәртлебиюләрбашкарылды. Үзешчәннәребезүзләренеңматурчыгышларыбеләнбарлыкхатын-кызларнысөендерде. 

Без йөрәк түреннән чыккан җылы сүзләрне иң кадерле, газиз кешеләребезгә – әниләребезгә, әбиләребезгә, апа-сеңелләребезгә, сылу кызларыбызга җиткерергә ашыктык, аларны сөендерәсебез, куандырасыбыз килде. Язның беренче бәйрәме уңаеннан, 8 март көнне Баландыш авылы мәдәният йортында  “Яз гөлләре – гүзәл хатын-кыз!”,  дип исемләнгән концерт булып узды. Концерт шулкадәр якты тәэсир һәм яхшы кәеф калдырды, язгы кич күңелле үтте дип зур ышаныч белән әйтергә була, чөнки бу кичтә мәдәният йортына килгән һәр хатын-кыз чәчәк бәйләме белән буләкләнде.

2019 елның 8 март көнендә Максабаш авылында яшәүче тыл ветераны Хуҗиәхмәтова Хәдичә Хуҗиәхмәт кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Хәдичә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

8 март көнне Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында  авылның “Кояшкай” балалар бакчасы коллективы, урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары, укытучылар һәм аларның әти-әниләре катнашында “Кояш гомере телим мин, Әнием сиңа” дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Балаларның һәм әти – әниләрнең чыгышларын тамашачы җылы кабул итеп,кайнар алкышларга күмде. Чараны әзерләүдә мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре дә актив катнашты.

Сезне яратучылар һәм яратучыларыгыз яманлыклардан сакласыннар, бернәрсә дә хатын-кыз бәхетен алып китмәсен. Барлык эшләрегездә дә уңышлар юлдаш булсын. Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм иң изге теләкләр телибез!  Бәйрәм уңаеннан  Максабаш авылы китапханэәсендә "Әни… Һәркемнең күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!" исеме астында китап күргәзмәсе төзелде.

11нче март көнне район Советының утырышлар залында муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар, муниципаль бюджет оешмалары җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатлары өчен мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат тутыру буенча семинар-укыту уздырылды.

         Әлеге семинарның максаты - керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүматларны тутырганда хаталар булдырмау.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International